Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.12.2020, 12:26

Атна дәвамында Казанның ашыгыч ярдәме 7,7 меңнән артык чакыру үтәде

Бәхетсезлек очракларына табибларны 774 тапкыр чакыртканнар.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). Узган атнада, 21-27-нче декабрьдә, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7764 чакыру үтәде, шул исәптән 986 чакыру - җәмәгать урыннарына.

Иң күп чакырулар, 6932, төрле авырулар буенча кылынган. Алардан 136 чыгуга баш мие кан әйләнешенең бозылуы, ә 48 чакыруга кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 58 тапкыр чыккан.

Бәхетсезлек очракларына табибларны 774 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 40 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 41 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 24 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 13 чакыруны 5 кеше зыян күргән янгын урыннарына үтәде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә.

Барлык яңалыклар