Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.10.2021, 12:33

Бер атна эчендә Татарстанда COVID-19-дан 99 меңгә якын кеше прививка ясаткан – бу сентябрь ае белән чагыштырганда күбрәк

9-нчы ноябрьдән медицина ягыннан каршылыклары булмаган һәм вакцинациядән баш тарткан кешеләрне эштән азат итәчәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь, Ксения Швецова). Татарстанда соңгы 7 көндә коронавирустан 98 мең 437 кеше вакцинация ясаткан – бу сентябрь ае белән чагыштырганда күбрәк, ул вакытта 80 мең 157 кеше прививка ясаткан. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, 9-нчы ноябрьдән башлап медицина ягыннан каршылыклары булмаган һәм вакцинациядән баш тарткан кешеләрне эштән азат итәчәкләр яки дистанцион режимга күчерә башлаячаклар.

Сентябрь ае белән чагыштырганда, тәүлек саен кешеләр ике тапкыр күбрәк авырый

Республикада эпидемиологик хәл киеренке кала. 15-нче октябрьгә коронавирус авыруының 110 яңа очрагы теркәлгән, тәүлек эчендә үсеш темпы 0,4% тәшкил иткән – бу сентябрь белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Бер атна эчендә яңа очраклар саны 37%-ка, нәкъ менә 192 очракка арткан.

«Ковид белән авыручылар саны арту кискен респиратор-вируслы инфекцияләрнең сезонлы күтәрелүе вакытында бара. Узган атнада гына да Татарстанда кискен респиратор вирус инфекциясенең 25 мең 246 очрагы теркәлгән, аларның 10 мең 374 очрагы Казанга туры килә, – дип билгеләп үтте М.Патяшина. – Әлегә гриппка каршы этиология вируслары бүленеп бирелә, шуңа күрә прививка ясау кампаниясе өчен уңайлы вакыт саклана».

Килеп туган шартларда, бигрәк тә кешеләр җыелган урыннарда, ковидка каршы чараларны үтәү мөһим, дип өстәде спикер. Бер атна эчендә ведомство хезмәткәрләре 216 объектны тикшергән, шуларның 41-ендә хокук бозу очраклары ачыкланган. 26 беркетмә төзелгән, штрафлар суммасы 320 мең сумнан артып киткән.

Хезмәт коллективларында һәм уку йортларында иртәнге фильтрлар эше дәвам итәргә тиеш, дип ассызыклады Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе. Соңгы тәүлектә Татарстанда кискен респиратор-вируслы инфекцияләр билгеләре булган 336 бала һәм 67 педагог дәресләргә кертелмәгән. Кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручы балалар саны күп булу сәбәпле, 27 сыйныф, 507 укучы читләштерелгән. Әлегә бер генә мәктәп тә карантинга ябылмаган.

Вакцинациядән бары тик медицина ягыннан каршылыклары булган кешеләр генә баш тарта ала

Республикада эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, өстәмә чикләү чаралары күрелде, дип искәртте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Шулай итеп, 11-нче октябрьдән эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләрен мәҗбүри вакцинацияләү турында карар кабул ителде. Карар барлык һөнәр вәкилләрен һәм студентларны үз эченә ала. Кешеләр күпләп җыела торган сәүдә үзәкләре кебек урыннарда, вакцинацияне раслый торган QR-код булырга тиеш.

Вакцинациядән медицина оешмалары тарафыннан иммунобиологик препаратларны куллану буенча инструкция нигезендә документаль расланган медицина каршылыклары булган кешеләр генә баш тарта ала. Шул ук вакытта 65 яшьтән өлкәнрәкләр үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш.

«Дәүләт хезмәтләре порталында антитәнчекләре булган кешеләр өчен QR-кодлар белән сертификатлар каралмаган, әмма медицина ягыннан каршылыклары булган кешеләргә дә прививка каралмаган, – дип игътибар итте Л.Фазлыева. – Вакцинациядән медицина каршылыгы булган һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә үз-үзеңне изоляцияләүне максималь рәвештә үтәргә, кешеләр җыелган урыннарга барып йөрүдән тыелырга кирәк».

М.Патяшина сүзләренә караганда, кабул ителгән чаралар үз нәтиҗәлелеген исбатлады инде – чикләү чараларын кертү турында игълан ителгәннән бирле вакцинация колачлауның шактый тизләтелүе күзәтелә. Әйтик, соңгы 7 көндә 98 мең 437 кешегә вакцинация ясалган – бу сентябрь ае белән чагыштырганда күбрәк.

9-нчы ноябрьдән ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе мәҗбүри вакцинация турында таләпләрне үтәү буенча тикшерүләр үткәрә башлый

Карар нигезендә, оешма җитәкчеләре мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле хезмәткәрләрне үзләре билгеләргә һәм аны үткәрүне оештырырга тиеш, дип искәртте төбәк Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе. Хезмәткәрләр вакцинаның беренче компонентын 8-нче ноябрьгә, икенчесен 6-нчы декабрьгә кадәр ясатырга тиеш.

«Вакцинацияне узудан баш тарткан кешеләр эштән азат ителергә яки дистанцион эш формасына күчерелергә тиеш, – диде М.Патяшина. – 9-нчы ноябрьдән вакцинаның беренче компонентын ясатмаучылар, ә 7-нче декабрьдән икенче компонентны ясатудан баш тартучылар читләштерелергә тиеш». 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә прививканы өйләрендә ясау планлаштырыла, дип өстәде М.Патяшина.

9-нчы ноябрьдән ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе мәҗбүри вакцинация таләпләрен үтәү буенча тикшерүләр үткәрә башлаячак – алар карарда күрсәтелгән барлык өлкәләрдәге оешмаларны һәм предприятиеләрне колачлаячак.

Медицина ягыннан каршылыгы булган хезмәткәрләр коллективта профилактиканың барлык чараларын үтәп, эшне турыдан-туры форматта дәвам итә ала, дип өстәде М.Патяшина. «Кагыйдә буларак, коллективта андый кешеләр 20%-тан артмый, димәк, хезмәткәрләрнең 80%-ы турыдан-туры эш форматында вакциналаштырылырга тиеш. Медицина ягыннан каршылыгы булган кешеләр күбрәк булса, бу инде игътибар белән өйрәнеләчәк – без сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә барлык белешмәләрне тикшерәчәкбез».

РФ Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмаларын раслау хезмәтләре көчәйтелгән режимда күрсәтелә: КФҮнең эш графигы үзгәрде, волонтерлар кушылды

QR-кодлы вакцинация узу турында сертификатны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында гына алырга мөмкин, моның өчен бердәм идентификация һәм аутентификация системасының расланган исәп язмасына ия булырга кирәк – 2,5 млн татарстанлы шундыйларга ия инде. Мәҗбүри вакцинация керткәннән соң, бу хезмәт күрсәтүгә запрослар саны берничә тапкыр артты.

«Соңгы атнада 11-нче октябрьдән хисап язмаларының саны 47 меңгә артты, – дип хәбәр итте ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. – Дүрт көн эчендә КФҮ офисларына 82 мең кеше килде,аларның 35 меңе – хисап язмасын раслау мәсьәләләре буенча».

Татарстанда КФҮ офислары көчәйтелгән эш режимына күчте, дип искә төшерде А.Хәйруллин . Якын якшәмбе көнне алар 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Бу вакытта шәһәрлеләр «Минем документлар» офисларына РФ Дәүләт хезмәтләре порталы эше һәм хисап язмасын раслау белән бәйле мәсьәләләр буенча гына мөрәҗәгать итә ала.

10 меңнән артык татарстанлы үз хисап язмаларын мөстәкыйль рәвештә раслаган, дип хәбәр итте ТР Цифрлы үсеш министры. Исегезгә төшерәбез, моны популяр банкларның мобиль кушымталары һәм сайтлары ярдәмендә эшләргә була.

Өлкәннәргә QR-кодлар алу белән волонтерлар булыша

Вакцинация турында сертификат алу белән өлкән буын вәкилләренә КФҮ хезмәткәрләре дә, волонтерлар да булыша. Бу атнада «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» үзиреклеләр хәрәкәте яңадан эшли башлады. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

«Балалар өлкән буынга булыша. Алар өлкәннәргә РФ Дәүләт хезмәтләре порталында ничек теркәлергә, QR-кодны кайда бастырырга, хисап язмасын ничек расларга һәм башка мөһим хезмәтләр турында сөйли. Бу эштә студентлар отрядлары, яшьләр берләшмәләре әгъзалары катнаша. Алар иреклеләр үсеше ресурс үзәге базасында эшли», – дип сөйләде Т.Сөләйманов.

Исегезгә төшерәбез, Казанда бүгенге көннән 30 волонтер эшли башлаячак, алар КФҮ хезмәткәрләренә техник мәсьәләләрне хәл итәргә һәм килүчеләргә консультацияләр бирергә ярдәм итәчәк.

QR-кодларны тиешенчә тикшермәгән өчен штраф суммасы 1 млн сумга җитәргә мөмкин

Татарстанда кертелгән чикләүләрнең үтәлешен тикшерү бара. Аерым алганда, бу эш өчен Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия җаваплы.

«Күпчелек җитәкчеләр таләпләрне үти, әмма хокук бозучылар да бар», – дип хәбәр итте җәмәгать тәртибен саклау буенча Татарстан полициясе башлыгы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов. Аның сүзләренә караганда, 4 көн эчендә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шәһәрлеләрдә QR-кодларның булмавы һәм тиешле дәрәҗәдә тикшерелмәве өчен вазифаи затларга карата 57 беркетмә төзегән. Шуларның 25е-казанлыларга карата.

Шәһәрлеләрнең QR-кодларын тиешенчә тикшермәгән өчен штрафлар каралган: гражданнар өчен – 30 мең сумга кадәр, вазифаи затлар һәм эшмәкәрләр өчен – 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 300 мең сумга кадәр. Кабат бозган өчен штрафлар суммасы артачак: гражданнар өчен 50 мең сумга, эшкуарлар өчен 500 мең сумга һәм юридик затлар өчен 1 млн сумга кадәр.

Моннан тыш, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ялган QR-кодларны ачыклый. Бу ялган документлар ясауга тиңләштерелә һәм җинаять җаваплылыгына китерә. QR-код ясап биргән өчен 38 җинаять эше кузгатылган.

Чит QR-кодларны күрсәткән өчен физик затларга карата административ җәза каралган, дип өстәде Ф.Мөхәммәтҗанов. «Без составны укыттык, хезмәткәрләрнең смартфоннарында QR-кодларны тикшерү өчен программа тәэминатын урнаштырдык», – диде ул.

Тулаем алганда, ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе М.Патяшина сүзләренә караганда, мәҗбүри вакцинация һәм башка чикләү чаралары гамәлдә озак вакыт булачак – алар вирус авыруларының сезонлы күтәрелүе тәмамланганчы, ягъни 2022 елның язына кадәр дәвам итәчәк.

«Чикләү чаралары һәрвакыт тәнкыйтькә дучар булачак, алар халык арасында популярлыкка ия түгел. Әмма бүген вакцинация – коронавирус инфекциясенә каршы торуның бердәнбер юлы. Моны Татарстанда иң күп вакцинацияләнгән районнарның мисаллары раслый, анда авыручылар саны берничә тапкыр түбәнрәк булган», – диде Л.Фазлыева.

«Табибларга агымдагы вәзгыятьтә эшләү бик авыр. Барыгыздан да аңлы булуыгызны сорыйбыз, – дип тә өстәде ахырда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов. – Шуны истә тотыгыз, вакцинацияләүнең нәтиҗәлелеге 95% тәшкил итә».

 

Барлык яңалыклар