Республика буенча авыруның 155 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 155 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 7-се – читтән кертелгән, калганнары – элемтә аша. 45 кеше хастаханәгә озатылган, 110 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда яшәүче 95 кешенең 26-сы – Чаллыдан, 5 кеше – Яшел Үзән районыннан, дүртәр кеше – Әлмәт һәм Лениногорск районнарыннан, 3 кеше – Зәй районыннан, икешәр кеше – Әгерҗе, Актаныш, Арча, Алабуга, Түбән Кама районнарыннан, берәр кеше Аксубай, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Минзәлә һәм Питрәч районнарыннан.
24-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 29 мең 540 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 24 мең 611 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 48 кеше – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 35 мең 660 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 8 млн 241 мең 643 кеше авырган, 7 млн 165 мең 921 кеше сәламәтләнгән.