Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2020, 12:19

Өч көн эчендә 300-ләп өлкән яшьтәге татарстанлы электрон сервислардан файдаланырга өйрәнде

Пенсионерларны укыту «Минем документлар»ның барлык офисларында да уза.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Татарстанның КФҮ офисларында өч көн эчендә 300-гә якын өлкән яшьтәге татарстанлы электрон сервислардан файдаланырга өйрәнде. Уку «Минем документлар»ның барлык офисларында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында уза.

Күп функцияле үзәкләр белгечләре атна дәвамында РФ һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталларында, Россия Пенсия фондында шәхси кабинет булдырырга һәм онлайн-сервислардан ничек файдаланырга өйрәтә. Күп хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасыннан хисап язмасы булдырырга кирәк. Аны алырга теләгән өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт күрсәтү өстенлекле тәртиптә бирелә. КФҮ белгечләре ярдәменнән файдалану өчен алдан язылырга яки урында талон алырга кирәкми. Килү максатын консультантка җиткерү дә җитә, дип хәбәр итә ТР КФҮ матбугат хезмәте.

Акция 3-нче октябрьдә тәмамланачак.

Барлык яңалыклар