Шәһәр халкы белән очрашу Идел буе районындагы тикшерү бүлегендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). 16-нчы майда РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев гражданнарны кабул итәчәк.
Шәһәр халкы белән очрашу Казан шәһәре Идел буе районындагы тикшерү бүлегендә түбәндәге адрес буенча узачак: Мәүләтов ур., 19.
Гражданнар кабул итүгә балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаятьләр буенча мөрәҗәгать итә ала.
Кабул итүгә 8 (843) 224-92-30, 8(843) 221-74-14 телефоннары аша язылып һәм кабул итү турында мәгълүматны белеп була, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.