Электрон гаризаны «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша бирергә кирәк.
Фото: Денис Гордийко
Конкурста һөнәри белем бирү оешмаларының һәм югары уку йортларының көндезге уку формасы студентлары, югары уку йортларының һәм фәнни оешмаларның көндезге уку формасы аспирантлары, клиник ординаторлар, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә эшләүче белгечләр катнаша ала. Конкурста катнашучыларның яше 30-дан артмаска тиеш.
Конкурста җиңүчеләргә өч төрле стипендия билгеләнә. Аспирантлар, интерннар, клиник ординаторлар өчен бер тапкыр бирелә торган 30 мең сум күләмендәге 16 стипендия каралган, югары уку йортлары студентлары, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен - бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендәге 20 стипендия. Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендәге стипендия каралган. Казанның яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләре әлеге категорияләрнең теләсә кайсысына кертелергә мөмкин.
Конкурста катнашу өчен гаризаны, кирәкле конкурс документациясен беркетеп, 4-нче ноябрь 23.59 сәгатькә кадәр «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша сылтама буенча электрон рәвештә тапшырырга кирәк.
Тулырак мәгълүматны конкурс нигезләмәсендә табарга була.
Исегезгә төшерәбез, узган ел комиссия каравына 217 эш бирелгән иде, шуларның 85-е көндезге турга узды. 39 кеше җиңүче булды.