Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2019, 10:40

Казанлылар һәм кунаклар Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләрен" күрә алачак

Татар шагыйре тууына 113 ел тулуга багышланган чарага керү ирекле.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Муса Җәлилнең " Моабит дәфтәрләре" тарихи истәлеген казанлылар 15 февральдә ТР Милли музеенда күрә алачак. Татар шагыйренең шигырьләре кулъязмаларын тантаналы рәвештә чыгару аның тууына 113 ел тулуга багышлана.

Үлемсез "Моабит дәфтәрләре" шагыйрь тарафыннан фашист тоткыннарында язылган. Берлинның "Моабит" төрмәсендә шагыйрь иҗат иткән шигырьләрнең кулъязмалары могҗиза белән сакланган һәм безнең көнгә кадәр барып җиткән. Хәзер алар музейның иң кыйммәтле экспонатларының берсе булып торалар. 15 февральдә, Милли музейда "Төп нөсхә көнендә" казанлыларда һәм кунакларда аларны күрү өчен уникаль мөмкинлек булачак.

Быел "Моабит дәфтәрләрен" чыгару мактаулы хокукы Тинчурин ис. Дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы актеры, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Артем Пискуновка бирелде. Шулай ук бу көнне "Җәлил укулары" I Халыкара әдәби конкурсында җиңүчеләр башкаруында М.Җәлил шигырьләре яңгыраячак.

"Төп нөсхә көне" уңаеннан музейда "Погибая, не умрет герой" дип исемләнгән мини-күргәзмә эшләячәк. Биредә музей җыентыкларының реликвияләре тәкъдим ителәчәк.

Чарага керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Милли музее.

Барлык яңалыклар