Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.10.2020, 14:42

Казанда яшәүчеләр аз керемле гаиләләр өчен әйберләр тапшыра ала

Акция 25-нче октябрьдә узачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). 25-нче октябрьдә Казанда аз керемле гаиләләр өчен «Доброжитель» проекты кысаларында әйберләр җыю акциясе узачак.

Беренче акция сентябрь ахырында узды, җыелган барлык әйберләр Татарстан районнарына хәйрия складларына тапшырылды. Бу юлы әйберләрне җыю Мордовия гаиләләре өчен оештырыла.

Акция Карбышев урамы, 50 адресы буенча 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр (2-нче кат, «Мөмкинлекләр галәме» балалар клубы) узачак.

Бу көнне балалар һәм өлкәннәр өчен яхшы халәттәге, чиста, тапларсыз, тишексез, ремонт таләп итми торган әйберләрне, балалар аяк киемнәрен кабул итәчәкләр. Халык шулай ук озак саклана торган сезонлы яшелчәләр - бәрәңге, суган, кишер алып килә ала. Моннан тыш, подгузниклар һәм гигиена чаралары (сабын, шампунь) кабул ителәчәк, дип билгелиләр оештыручылар.

«Доброжитель» - ул «Балаларга» и «Игелекле кешеләр лигасы» хәйрия оешмаларының уртак проекты.

Барлык яңалыклар