Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.02.2026, 09:55

Казанда трамвай һәм троллейбус йөртүчеләр саны бер ел эчендә 10% ка якын, ә электропоезд машинистлары саны 21% ка арткан

Фото: Денис Гордийко

2025 елда «Метроэлектротранс» МУПсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы предприятие буенча уртача 21% ка арткан һәм 89,9 мең сумга җиткән. Хезмәт шартларын яхшырту буенча зур эш нәтиҗәсендә трамвай һәм троллейбус йөртүчеләре саны бер ел эчендә 10% ка якын, ә электропоезд машинистлары саны 21% ка арткан. Бу кичке сәгатьләрдә транспорт эшенең күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкинлек бирде.

Предприятиенең уку үзәгендә 110 кеше белем алды, шуларның 76сы эшкә урнашты. Шул исәптән Шакирова Гүзәлия Зиннур кызы, Казан метрополитенында беренче хатын-кыз электропоезд машинисты. Аның артыннан тагын биш хатын-кыз бу һөнәрне сайлаган. Алар өчен ял бүлмәсе, бәдрәфләр, душ бүлмәләре һәм аш бүлмәсе булган аерым бүлек булдырганнар.

Предприятие өчен кадрлар җәлеп итүнең төп чыганагы булып уку үзәге базасында белем алучы якын төбәк һәм якын чит ил белгечләре тора.

Предприятиенең Сәлимҗанов һәм Короленко урамнарында ике тулай торагы бар, аларда 600дән артык кеше яши. Берничә ел эчендә тулай торакларда түбәләрне алыштырдылар һәм заманча пластик тәрәзәләр урнаштырдылар. Узган ел коридорларны, бәдрәфләрне һәм ашханәләрне дә кертеп, гомуми файдаланудагы урыннарны тулысынча ремонтлау төгәлләнде.

Предприятие хезмәткәрләренең сыйфатлы ялы өчен «Светлая поляна» ял базасында да төзекләндерү тәмамланган. Анда йортлар яңартылган, түбә яңартылган, яңа бәдрәфләр, душ кабиналары һәм юынгычлар урнаштырылган.

Предприятиенең кадрлар хезмәте халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән берлектә даими рәвештә буш эш урыннары ярминкәләре оештыра, депода «Ачык ишекләр көннәре» үткәрә.

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе эшкә урнашу мәсьәләләре буенча кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук эшкә урнашу мәсьәләсе буенча  8(843) 533-72-09, 8(966) 250-31-07 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.

Барлык пресс-релизлар