Телефон номеры: +7 843 264 30 96
Почта: vah-pri.adm@tatar.ru
Адрес: Ипподром урамы, 14
Кабул итү сәгатьләре: Сишәмбе көннәрендә 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатька кадәр
Тормыш юлы
1985 елның 31-нче декабрендә Казанда туган.
Тәмамлаган:
2008 елны – В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын
Хезмәт эшчәнлеге
08.2008 - 06.2010 – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппараты» муниципаль учреждениесенең Башкарма комитет җитәкчесенең секретариат эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече-ярдәмчесе.
06.2010 - 12.2011 – «Бәйрәм программалары дирекциясе» муниципаль унитар предприятиесе директоры урынбасары.
12.2011 - 06.2013 – «Бәйрәм программалары дирекциясе» муниципаль унитар предприятиесе директоры.
01.2014 - 12.2015 – «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасының мәдәни программалар департаменты җитәкчесе.
01.2016 - 02.2017 – «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасының PR һәм мәдәни чаралар департаменты җитәкчесе.
03.2017 - 08.2018 – «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасының генераль директоры урынбасары.
08.2018 - 02.2021 – «Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры.
26.02.2021 – Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы
Өченче класслы муниципаль хезмәт референты.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән (2021 ел).
Өйләнгән, өч бала тәрбияли.