Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2021, 14:12

Совет районының Магистраль урамындагы юлны 70%ка ремонтлаганнар

Эшләрне 25-нче июньгә төгәлләү планлаштырыла.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Ксения Швецова). Казанда урам-юл челтәрен ремонтлау эшләре тулы көченә бара. Шәһәр өчен иң мөһим объектларның берсе – Совет районындагы Магистраль урамы. Биредә илкүләм проект буенча 1867 м озынлыктагы юл участогын ремонтлыйлар, ул элек юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен проблемалы булган: автомобильләрдән салынган озын бөкеләрне артык тар юл җыйган, җәяүлеләр өчен исә уңайлы тротуар төзү мөмкинлеге булмаган. Юл эшләре барышы турында бүген журналистларга пресс-тур барышында сөйләделәр.

Быел урам-юл челтәрен ремонтлауга «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 640 млн сум акча бүлеп бирелгән, дип искәртте Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов. Милли проект буенча 11 урамның участоклары төзекләндереләчәк: Совет районында Рауис Гәрәев, Старательный тыкрыгы, Хезмэт, Белинский, Беломорск, Гагарин, Гладилов, Голубятников, Лесная, Магистраль һәм Маршал Чуйков.

Магистраль урамы буенча юлны ремонтлау 6-нчы майда башланды. «Бу Совет районында 1,9 км озынлыктагы иң озын урамнарның берсе. Аны ремонтлауга федераль бюджеттан 71 млн сум каралган», – диде И.Сәлахетдинов.

Хәзерге вакытта юлда асфальтның аскы катлавы түшәлгән, машина юлларында һәм тротуарларда борт ташы салына, эшчеләр яңгыр канализациясен норматив хәлгә китерә, дип сөйләде «Алексеевскдорстрой» ААҖ участогы башлыгы Дамир Гусейнов. «Бу юл бернинди стандартларга җавап бирми иде. Аның «йөзүче» киңлеге бар иде, ул аерым участокларда биш метрга кадәр җитә иде. Нормалар буенча юлның минималь киңлеге – 7 метр. Нәтиҗәдә, машиналар кайвакыт таралыша алмый, пик сәгатьләрендә зур бөкеләр була иде, – дип аңлата Д.Гусейнов. – Бүген юл бөтен озынлыгы буенча норматив халәткә китерелгән. Халык канәгать. Безгә кайвакыт үтеп баручылар: ниһаять, бу юлны тәртипкә китерәчәкләр, ди.

Бордюрлар һәм тротуарлар салганнан соң эшчеләр асфальт-бетон өслекнең өске катлавын формалаштыруга керешәчәкләр. Шуннан соң төзекләндерелгән юлда хәрәкәт оештырылачак, билгеләр урнаштырачаклар. Эшне тулысынча 25-нче июньгә төгәлләү планлаштырыла.

Башка юл объектларында да ремонт эшләре алып барыла, аерым алганда, «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Гладилов, Голубятников һәм башка урамнарда участокларны ремонтлауга керештеләр, дип хәбәр итте И.Сәләхетдинов.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан башкаласында юлларны төзекләндерү һәм төзүгә 11,7 млрд сум акча бүлеп бирелде.

Шәһәрдә юлларның һәм квартал эчендәге юлларның иң таушалган участокларын ремонтлау дәвам итә. Шулай итеп, казанлыларның теләген исәпкә алып, Академик Арбузов урамыннан алып Халитов, 3-нче Кленовая, Япеев, Бертуган Батталовлар урамнары буйлап юл өслекләрен яңартачаклар. Моннан тыш, шәһәрнең ун торак массивында (Әмәт, Иске Горки, Вознесение, Константиновка, Северный, Борисоглебское, Залесная, Аракчино, Плодопитомник, Борисково) 22 юлны ремонтлау каралган.

Агымдагы елга юлларны ремонтлау программасына шулай ук «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндерелә торган социаль объектларга һәм ишегалды территорияләренә 78 эчке квартал проезды кертелгән.

Казанда магистральләрне төзү һәм проектлауга 6,5 млрд сум бүлеп бирелгән, шуның аркасында быел мөһим проектлар гамәлгә ашырылачак, шуларның иң зурысы – Вознесение тракты төзелеше.

Исегезгә төшерәбез, федераль проект нигезендә норматив халәттә юллар өлеше 2021 елга 60% тәшкил итәргә тиеш, ә аның тәмамлануына 2024 елда – 85%. Казан бу юнәлештә алга таба хәрәкәт итә – хәзерге вакытта шәһәр инде 83% норматив юллар күрсәткеченә җиткән.

Фоторепортаж
Казанда илкүләм проект буенча Магистраль урамы юлы ремонтлана
Видеорепортаж
20.05.2021 12:47
Казанда илкүләм проект буенча Магистраль урамын ремонтлыйлар
Барлык яңалыклар