Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.05.2021, 16:42

Р.Миңнеханов һәм И.Метшин Казанда төзелә торган кайбер объектларда булдылар

Республика Президенты һәм шәһәр Мэры «Урам» ябык экстрим-паркының төзелеш мәйданчыгын, балалар онкология үзәген, хоспис һәм башка объектларны карады.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелә торган кайбер объектларны карады. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

Эшлекле сәфәрнең беренче объекты «Урам» экстрим-паркының төзелеп килүче ябык өлеше булды. Комплекс елның теләсә кайсы вакытында эшләячәк. Бүгенгә бина 80%-ка төзелеп беткән. Эчке эшләр 60%-ка үтәлгән, тирә-юньне төзекләндерү – 70%-ка. Экстрим-үзәк биналарын карау барышында Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, спорт залларын җиһазлау һәм спорт җиһазларын монтажлау дәвам итә. Моннан тыш, экстрим-паркның бөтен киңлеген мәдәни программалаштыру эше алып барыла. Үзәк төзелешен июньдә Яшьләр көненә тәмамлау планлаштырыла. Шулай ук ТР Президенты «Урам» паркының ачык өлешен карады һәм яшь спортчылар белән аралашты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленә юнәлде, анда ул Дәүләт урыннары биналарында ремонт-реставрация эшләренең барышы белән танышты. Президентка эчке пространствоның функциональ билгеләнеше вариантларын тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, биредә музей экспозицияләрен, җәмәгать туклануы пунктларын, шул исәптән татар милли кухнясы, лекторияләр, балалар уен зоналарын һәм туристларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән башка актив зоналарны урнаштыру планлаштырыла. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Идел буе дәүләт су транспорты университеты Казан филиалының студентлар тулай торагы төзелеше мәйданчыгында булды. Проект 250 кешегә алты катлы бина төзүне күздә тота. Торак блоктан тыш, биредә ашханә, медицина кабинеты һәм уку залы булдыру планлаштырыла. Төзелеш эшләре узган елның июнендә башланып китте, 2021 елда тәмамлау планлаштырыла. Объектта 80-нән артык эшче эшли. Монолит эшләре, диварларны һәм бүлгеләр салу, түбә урнаштыру, вентиляция челтәрләрен монтажлау, тәрәзәләрне урнаштыру төгәлләнеп килә. Шулай ук электр челтәрләре һәм инженерлык коммуникацияләре буенча да эшләр дәвам итә.

Киләсе маршрут ноктасы Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы 100 урынга исәпләнгән Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге булды. Рөстәм Миңнеханов бинаны карап чыкты, онкогематология, хирургия, реанимация, кан алыштыру бүлекләрендә, компьютер томографиясе кабинетында булды. Президентка хәбәр ителгәнчә, медицина комплексы заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Төзелешне быелның июнендә тәмамлау планлаштырыла. 

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов 60 урынга исәпләнгән икенче хосписның төзелеш мәйданчыгын карады. Яңа бинада өлкәннәр бүлеген урнаштыру планлаштырыла. Стационарны ачу паллиатив авырулар өчен урын җитмәү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк. Бүгенгә монолит каркас корылган, кирпеч өю һәм йомшак түбә буенча эшләр алып барыла. Эшләр А.Вавилова исемендәге фонд хисабына башкарылган. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов кайбер юл проектларын гамәлгә ашыру белән танышты. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Несмелов урамыннан М-7 трассасына (Горький шоссесы дублеры) һәм Техника урамыннан Киров дамбасына кадәр юл участогын төзү барышын тикшерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Оренбург трактында борылыш төене төзелеше темпларын бәяләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар