Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.05.2021, 18:19

Татарстанның су полосы буенча яшүсмерләр җыелма командасы тренеры: «Чираттагы тапкыр без иң яхшылары икәнебезне расладык»

Казан спорт мәктәбе спортчылары Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килгән иң көчле командаларны җиңеп, Россиядә иң яхшысы булды.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Татарстан җыелма командасы 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында су полосы буенча Россия беренчелеге финалында җиңүче булды. Ярышлар 2-нче майда Санкт-Петербургта «Невская волна» су спорт төрләре үзәгендә узды. Берничә сәгать элек узган финалда Казанның яшь спортчылары кискен көрәштә Санкт-Петербург командасын җиңде.

Чемпионатта илнең төрле почмакларыннан барлыгы 30 команда катнашты, әмма финалга шуларның 8-е генә чыга алды. Татарстан спортчыларыннан тыш, йомгаклау этабына Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Әстерхан өлкәсе җыелмалары керә алды.

Беренчелектә татарстанлыларның төп көндәшләре - Мәскәү һәм Санкт-Петербург командалары. Мәсәлән, ярымфиналда Мәскәү МГФСО җыелма командасы пенальти сериясеннән соң Татарстан Республикасы җыелмасына оттырды. Матчның төп вакыты 10:10 исәбе белән тәмамланды, әмма республикабызның кыр уенчылары пенальти сериясендә төгәлрәк булып чыкты.

Ә инде финалда Татарстаннан яшь спортчылар Санкт-Петербургның «Экран» олимпия резервы спорт мәктәбе уенчылары белән ярыштылар. Безнең республика командасы төньяк башкала спортчыларын 6:3 исәбе белән җиңде.

Шулай итеп, беренчелектә җыелган очколар нәтиҗәләре буенча алтын медальне Татарстан җыелма командасы алды, көмешне – Санкт-Петербургтан «Экран» командасы, бронзаны Мәскәү МГФСО командасы алды.

KZN.RU порталына Татарстан җыелма командасы тренеры, Казан су полосы буенча олимпия резервы спорт мәктәбе укытучысы Николай Шепелев сөйләгәнчә, ярышлар киеренке узды, чөнки барлык командалар да көчле һәм яхшы әзерләнгән иде. «Бездә Татарстанда су полосы үсмәгән диярлек, Санкт-Петербургтан аермалы буларак. Әмма, шуңа да карамастан, Казан мәктәбеннән безнең егетләр югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Бу Россиядәге су полосы буенча иң яхшы команда. Безнең команда 6 ел дәвамында барлык рәсми ярышларда беренче урыннарны гына ала. Һәм менә, чираттагы тапкыр без иң яхшылары икәнебезне исбатладык», – дип билгеләде ул.

Аның сүзләренә караганда, күп очракта Казан егетләренә максатчанлык, үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлек ярдәм итә. Һәр ярыш аларга физик яктан да, эмоциональ планда да авыр бирелә. Әмма, бернигә дә карамастан, алар көненә 3-4 сәгать күнегүләр ясавын дәвам итә. «Әлбәттә, балаларга әти-әниләренең ярдәме булыша. Алар аларга шулкадәр вакыт сарыф итәләр, күп көч куялар. Бу бит тренировкаларга алып барырга, мәктәп белән яраклашырга, дөрес расписание төзергә кирәк. Ләкин егетләр үзләре дә молодцы. Алар яхшы перспективалар, мөмкинлекләр барлыгын сизәләр. Алар спорт мәктәбендә белем ала, ул Россиядә иң яхшыларның берсе санала. Шуңа күрә мондый нәтиҗә», – дип өстәде Николай Шепелев.

Тренер белдерүенчә, Татарстан җыелма командасының үзенчәлеге аның коллектив эчендә бердәмлеге һәм дусларча атмосферасы. «Без барыбыз да уйныйбыз, без бердәм коллектив. Мин хәтта беркемне аерып әйтә алмыйм. Бу һәр ярышлар үз күнегүләренең җимешләрен күрсәтә торган 15 искиткеч спортчы», – дип нәтиҗә ясады ул.

Бүген ярышлар рәсми рәвештә тәмамланды. Үз республикасына команда бик якын арада әйләнеп кайтачак һәм яңадан өйрәнүләргә керешәчәк. Яшь спортчылар алга таба да чемпионатларда катнашырга һәм беренче урыннарны гына яуларга, ә киләчәктә – үзләрен инде ярышларның өлкән төркемендә күрсәтергә ниятли.

Барлык яңалыклар