Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.09.2021, 10:49

Казанда «Төнге велофест» катнашучылары 4 сәгать эчендә 15 км араны узачаклар

Тарихи урыннар буенча аудиоэкскурсияне алар өчен шәһәрнең танылган кешеләре үткәрәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь, Ксения Швецова). 25-26-нчы сентябрь төнендә Казанда «Төнге велофест» узачак. Велоэкскурсия Беренче Май мәйданында башлана, шәһәр үзәге буйлап Сукно бистәсе, Иске Татар бистәсе аша узачак һәм «Казан» гаилә үзәге янында тәмамланачак. Маршрутның гомуми озынлыгы якынча 15 км тәшкил итәчәк, бу дистанцияне катнашучылар якынча дүрт сәгать эчендә узачак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Казан туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

«Төнге велофест» ярдәмендә казанлылар сәламәт яшәү рәвеше белән таныша гына түгел, Татарстан башкаласы турында да бик күп кызыклы нәрсәләр белә алачак. «Велоколоннаның бару юлында шәһәрнең танылган кешеләре теге яки бу территория турында кызыклы фактлар сөйләячәк», – диде Д.Санникова һәм аудиоэкскурсияне яздыруда ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һ. б. катнаша дип аңлатты. Экскурсиягә кушылу өчен, йөрештә катнашучыларга «БИМ-радио» дулкынына (102,8 FM) көйләнергә туры киләчәк.

«Төнге Велофест»ны ачу диджей-сетлар музыкасы белән бергә барачак, кунаклар өчен фудкорт оештырылачак. Маршрутта тукталышлар каралган, анда велосипедчылар ашап ала һәм ял итә алачак. Туризмны үстерү комитеты директоры фестиваль санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылачак, дип өстәде.

Исегезгә төшерәбез, быел фестиваль Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Йөрештә 18 яшьтән өлкәнрәк казанлылар, балалар өлкәннәр белән бергә катнаша ала. Үзең белән саклык шлемнары, яктылыкны кире кайтаручы жилетлар, велосипед фонарьлары булырга тиеш. Катнашучыларның җыелуы Беренче Май мәйданында 20:00 сәгатькә билгеләнгән, йөреш 22:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны теркәү проект сайтында уздырыла.

 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.09.2021
Видеорепортаж
20.09.2021 10:58
«Төнге велофест» Казанда 25-нче сентябрьдә узачак
Барлык яңалыклар