Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.09.2021, 11:18

Ел ахырына кадәр Казан метросында «туган телләр поезды» йөриячәк

Шәһәрлеләр яшь Тукай белән фотога төшә һәм төрле телләрдә популяр сөйләм гыйбарәләрен белә алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь, Ксения Швецова). Бүгенге көннән Казан метросында «туган телләр поезды» йөри башлады. Ул эчтән һәм тыштан милли этник символика белән бизәлгән алты вагоннан тора, алар төрле телләрдә сөйләшү фразалары һәм популяр гыйбарәләр белән үрелгән. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Гадәти булмаган поезд пассажирлары татар, рус, мари, чуаш, мордва, удмурт, грузин, үзбәк, әзербайҗан һәм башка телләрдә популяр фразаларны белә алачак.

Вагоннарда шулай ук селфи-поинтлар урнаштырылган, алар ярдәмендә, мәсәлән, пассажирлар яшь Габдулла Тукай белән фотога төшә һәм тәкъдим ителгән сүзләрдән татар шагыйренең танылган шигырьләрен төзи алачак.

«Метро – креатив, ә иң мөһиме – басым ясамыйча гына юмор белән Татарстан халыклары телләрен популярлаштыру өчен менә дигән урын», – дип саный Гүзәл Сәгыйтова.

«Бу бик яхшы идея – тере, актуаль һәм файдалы. Метроның мондый поезды туган телләр елының бер үк вакытта матди һәм матди булмаган мирасы да булачак», – дип бәяләде әлеге ниятне Казан Мэры Илсур Метшин.

«Туган телләр поезды» ел ахырына кадәр йөриячәк.

 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.09.2021
Видеорепортаж
20.09.2021 10:57
«Казан» гаилә үзәге янында 25-нче һәм 26-нчы сентябрь көннәрендә беренче тапкыр Идел буе халыкларының «Итил» шәһәр фестивале узачак
Барлык яңалыклар