Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2021, 13:35

«Метроэлектротранс» «Зооцентр» приютыннан дүрт көчекне алды

Хайваннар 2-нче номерлы троллейбус депосы һәм автотранспорт предприятиесе территориясендә яшәячәк.

Фото: «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Казанның «Зооцентр» приютыннан тагын дүрт эт баласы йортлы булган – ике эт – 2-нче номерлы троллейбус депосы территориясендә, тагын икесе – «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең автотранспорт предприятиесе территориясендә яшәячәк.

Этләр өчен вольерларны трамвай депосында, электродепода һәм 1-нче номерлы троллейбус депосында төзекләндерәләр. Эш тәмамлану белән, биредә шулай ук приюттан дүрт хайван урнашачак, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

«Бу акция генә түгел, без һәрвакыт кече туганнарыбыз турында кайгыртырга тиеш. Шәһәрдә күзәтүчесез этләр проблемасын хәл итәргә ярдәм итеп, без үзебез дә яхшырак булабыз», – дип ышана «Метроэлектротранс» генераль директоры Айдар Габделхаков.

Алдарак «Зооцентр» приютыннан 8 этне «Казэнерго» хезмәткәрләре алган – хайваннар предприятие филиаллары территориясендә урнашканнар.

Исегезгә төшерәбез, Казанның иҗтимагый киңлекләрендә хуҗасыз хайваннар проблемасын хәл итү өчен даими акцияләр уздырыла, аларда шәһәр халкы приюттагы хайваннар белән аралаша һәм ошаган этне үзенә тәрбиягә ала ала. Узган ял көннәрендә Урицкий паркында «Дуслык тәпие» акциясендә приюттан дүрт эт үз хуҗаларын таптылар. 

29-нчы августта Горький исемендәге паркта узган акция нәтиҗәсендә 8 эт яңа йортлы булды, шул исәптән Казан Мэры Илсур Метшин сыендырган Аяврик атлы эт баласы. Шулай ук хайванны «Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий сайлаган – ул эткә Квара кушаматын биргән. 

Шулай ук дүрт аяклыларның булачак хуҗалары белән очрашулары 18-нче июльдә Горки-Әмәт урманында узды, ул вакытта шулай ук 8 эт урнаштырылды. 

Барлык яңалыклар