Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.09.2021, 17:20

Милли сыйлар, «авылча» фотозона һәм бөтен Идел буеннан музыкантлар: Казанда «Итил» этнофестивале башланып китте

Кунакчыллык зонасында шәһәр халкы һәм кунаклары төрле халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белә ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь, Ксения Швецова). Бүген «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда Идел буе халыкларының беренче «Итил» фестивале башланды. Әлеге уникаль чара музыка, театр, бию сәнгате, милли гореф-гадәтләр һәм заманча иҗатны берләштерә. Аның катнашучылары – Идел елгасы (борынгы заманда Итил дип аталган) буенда яшәүче төрле халыклар вәкилләре. Халык композицияләрен башкаручы бөтен Идел буеннан җыелган дистәләгән дәртле яшьләр төркеме Татарстан башкаласы халкын һәм туристларын үзләренең иҗатлары белән сөендерү өчен төп сәхнәгә чыкты.

Кунаклар өчен күңел ачу программасы көн уртасында ук башланды, соңрак Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова фестивальне рәсми рәвештә ачып җибәрде. «Бүген бу вакыйганың шәһәребездә узуына бик шатбыз. Бераз дулкынланабыз – бу Казанда беренче мондый фестиваль, – диде ул. – Сезгә фестиваль бик ошар һәм ул дәвамлы булыр дип өметләнәбез. Бу чара барыбызның күңелләрендә уникаль колориты белән калсын иде». Чарада шулай ук Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов һәм башкалар катнашты.

Татарстанда 173 милләт вәкиле дус-тату яши, дип искәртте ТР Халыклар ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев. «Бүгенге зур бәйрәм ата-бабаларыбыздан калган гадәт буенча дус-тату яши белүебезне һәм яңа идеяләрне тормышка ашыра алуыбызны тагын бер кат раслый, – дип өстәде ул. – Һәр кеше туган халкының мәдәниятен һәм телен үз балаларына тапшырырга һәм сакларга тиеш».

Фестивальнең ачылу тантанасында кунакларга кечкенә генә видеоролик күрсәттеләр, ул Россиядә бүгенге көндә 160 милләт вәкиле яшәвен искәртте. Шул ук вакытта Идел буе Көнчыгыш һәм Көнбатышның мәдәни һәм дини традицияләренең символик кисешү урыны булып тора, ә Итил елгасы элек-электән рус, татар, башкорт, чуаш, удмурт һәм мариларны берләштерә.

Бу милләт вәкилләре барысы да фестивальдә катнашты: Идел буеның төрле төбәкләреннән килгән яшь музыкантлар төрле инструментларда уйныйлар, үз халкының мәдәният кыйммәтләрен яңадан аңлыйлар һәм милли мотивларга заманча яңгыраш салалар. Фестивальгә килүчеләр алдында Татарстанның «Карт аяк» төркеме, Удмуртиядән килгән төркем – Suomi, Mordens мордва оркестры, Марий Элдан «У ЕН» төркеме һәм башкалар чыгыш ясады. Күп җырларның мотивлары тамашачыларга таныш булып чыкты, алар җырчыларга кушылып җырлады һәм сәхнә янында биеде.

Фестиваль мәйданында фудкорт эшли, анда кунаклар кайнар чәй белән җылына һәм милли сыйлардан авыз итә ала. Махсус җылытыла торган палаткаларда барлык теләүчеләр өчен төрле мастер-класслар уза, аларга балалар зур кызыксыну белдерә. Биредә алар биергә, киндер сумкалар бизәргә, курчакларның чәчләрен үрергә, сөйләннән үрергә, каллиграфия һәм мозаика нигезләренә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнә ала. Исегезгә төшерәбез, мастер-класслар бушлай уздырыла, катнашучыларга кирәкле барлык материаллар урында бирелә. Дәресләр берничә тапкыр зур булмаган төркемнәр өчен уза, шуңа күрә теләүчеләр үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карый ала.

Төп сәхнәдән ерак түгел кечкенә сәхнә урнаштырылган, анда шәһәрлеләр үз көчләрен шигъри баттлларда, җыр-биюләр башкаруда сынап карый ала.

«Итил» фестиваленең гадәти булмаган бизәге булып арт-объектлар тора – әйтик, фестивальгә килүчеләр өчен фотозонада печән көлтәләре, көзге яфраклар һәм ботаклар куелган. Халыклар кунакчыллыгының тематик материаллар белән бизәлгән төрле зоналары аеруча игътибарга лаек – биредә Идел буе халыклары, аларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында бик күп кызыклы нәрсәләр белергә мөмкин.

«Урамда яңгыр туктаганын күреп, йөреп кайтырга булдык. Бирегә балалар белән музыка тавышларын ишетеп килдек,­­ – дип сөйләде фестивальгә килүчеләрнең берсе Елена Сурайкина. – Минемчә, мондый чаралар уздыру идеясе бик шәп: алар балаларга төрле халыкларның мәдәнияте белән кызыклы формада танышырга ярдәм итә. Искиткеч музыка, бәйрәм рухы. Моннан ерак түгел яшәвебезгә һәм бүген монда килүебезгә бик шатмын».

Этнофестиваль соңга кадәр дәвам итәчәк, ә 19:00 сәгатьтә сәхнәгә концертның хедлайнеры, Евровидение катнашучысы, җырчы Манижа чыгачак. Иртәгә Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны фестивальнең икенче көне көтә, ул 12:30 сәгатьтә башланачак. Тулырак программа белән KZN.RU порталы материалында танышырга була.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, чара барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырылган – килүчеләрнең тән температурасын үлчиләр, медицина битлекләреннән һәм территориядә урнаштырылган санитайзерлардан файдаланырга киңәш итәләр.

 

Фоторепортаж
Казанда Идел буе халыкларының «Итил» фестивале ачылды
Видеорепортаж
25.09.2021 16:00
Казанда Идел буе халыкларының «Итил» фестивале ачылды
Барлык яңалыклар