Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2021, 09:39

Казан үзәгендәге скверны митрополит Андриан хөрмәтенә атадылар

Иҗтимагый киңлек Петербург, Иске йолачылар һәм Ульянов-Ленин урамнары чикләрендә урнашкан.

Фото: president.tatarstan.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). Казанның Вахитов районындагы скверны митрополит Андриан хөрмәтенә атадылар. Иҗтимагый киңлек Петербург, Иске йолачылар һәм Ульянов-Ленин урамнары чикләрендә урнашкан. Тиешле карар Казанның документлар һәм хокукый актлары җыентыгында бастырылган.

Скверны атау турында карар Казан муниципаль берәмлегенең Топонимика буенча комиссиясе тәкъдимнәреннән һәм Рус Православие иске йолачылар чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе мөрәҗәгатеннән чыгып кабул ителде.

Митрополит Андриан (Александр Геннадьевич Четвергов) 1951 елның 14-нче февралендә Казанда атаклы сәүдәгәрләр Четверговлар нәселенә караган иске йолачылар гаиләсендә туа. 2004-2005 елларда Мәскәү һәм бөтен Русь Митрополиты титулы белән Рус православие иске йолачылар чиркәвен җитәкләде. 2005 елның 10-нчы августында Киров өлкәсендә тәре йөреше вакытында вафат булды.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елда Казанда митрополитка һәйкәл ачылды. Ул Иске Йолачылар урамындагы Казан-Нократ епархиясенең кафедраль соборы каршындагы скверда урнашкан.

 

Барлык яңалыклар