Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Казанда туризм шәһәр икътисадының тулы хокуклы тармагына әверелә. 2018 елда Татарстан башкаласында 3 млн 200 мең турист булып киткән – бу 2013 ел, Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыру елы, белән чагыштырганда 2 тапкыр, ә Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү елына караганда 6 тапкыр күбрәк. Шул вакыттан бирле Казанга туристларның килү күрсәткечләре элеккегечә югары дәрәҗәдә кала. Татарстан башкаласы – Россиядә туристлар саны елына 3 млн кешедән артып киткән бишенче шәһәр.

Туристлар арасында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, аквапаркы һәм күзәтү боҗрасы булган «Казан Ривьерасы» кунакханә-күңел ачу комплексы, Кремль яр буе, шулай ук Иске Татар бистәсе, «Казан» гаилә үзәге һәм башкалар иң кызыклы объектлардан санала.

Казан даими рәвештә Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша, шулай ук чит илләрдә туристлык потенциалын тәкъдир итә.

Татарстан башкаласында вакыйгалар туризмы актив үсә – шәһәр халкы һәм кунаклары «Тәмле Казан» гастрономия фестивален, «Казан Фанфаралары» хәрби оркестрлар фестивален, «Төнге велофест»ны яратып өлгерде инде. Ел саен Татарстан башкаласында туризм өлкәсендә «Кунакчыллык йолдызлары» муниципаль һөнәри осталык конкурсы үткәрелә.

2025 елга Казан 5 миллион туристны каршы алырга әзерләнә.