Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.10.2021, 11:10

Казанның «Кунакчыллык илчелеге» кунаклары какланган ат ялыннан һәм алмадан әзерләнгән өчпочмаклардан авыз иттеләр

Кабул итү тантанасы Мәскәүдә «Туристлык инфраструктурасын үстерү 2021» Россия төбәкләре форумы кысаларында узды.

Фото: Казанның туризмны үстерү комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Мәскәү кунакханәләренең берсендә кичке кабул итү тантанасы узды, анда Казан үзенең «Кунакчыллык илчелеге»н ачты һәм милли татар ашларын традицион рәвештә дә, үзенчәлекле автор башкаруында да тәкъдир итте. Чара «Туристлык инфраструктурасын үстерү 2021» Россия төбәкләре форумы кысаларында узды.

Казанның «Кунакчыллык илчелеге»н ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты, ул кунакларны җылы итеп татар телендә сәламләде һәм гастрономия бәйрәмен ачып җибәрде.

Зур залда Казанның әйдәп баручы рестораторлары һәм гастрономия йортлары милли деликатеслардан һәм ризыклардан авыз иттерде. Алар форумда катнашучыларны татар камыр ризыклары, милли десертлар, фермер казы, казылык, каклаган ат ялы, үзебездә җитештерелгән сырлар, Татарстан һәм аның башкаласы дан тоткан башка ашамлыклар белән сыйладылар.

Кунаклар ТР пешекчеләр гильдиясе вице-президенты Илгиз Галиев әзерләгән үзенчәлекле сыйларга аерым игътибар бирделәр. Аларның нигезендә – татар кулинариясендә билгеле ризыклар, ләкин авторлык технологиясе буенча әзерләнгән һәм гадәти булмаганча тәкъдим ителгән. Шулай итеп, катнашучыларны кортлы һәм каймаклы «ашый торган ташлар», алмадан әзерләнгән һәм кабактан ясалган кремлы өчпочмаклар белән шаккатырдылар.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Россия рестораторлары һәм отельерлары федерациясе президенты Игорь Бохаров, Владимир өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Александр Ремига, Алтай Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары һәм Алтай Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ирина Лозовая, Новосибирск Мэры урынбасары Анна Терешкова, шулай ук Туризм буенча Федераль агентлык вәкилләре, Туризм буенча төбәк министрлары һәм профильле ведомстволар җитәкчеләре бар иде. Алар милли кухняның ни дәрәҗәдә төрле була алуына гаҗәпләнделәр, һәм аның кунакчыллык өлкәсендә чиксез потенциалын билгеләп үттеләр, дип хәбәр иттеләр Казанның туризмны үстерү буенча комитетында.

Исегезгә төшерәбез, кунакчыллык индустриясенең PIR EXPO 24-нче халыкара күргәзмәсе программасына керә торган «Туристлык инфраструктурасын үстерү 2021» Россия төбәкләре форумы Мәскәүдә «Крокус-ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәгендә 5-нче октябрьдән 8-нче октябрьгә кадәр уза. Анда казанны шәһәр рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова тәкъдим итте. Ул Татарстан башкаласының бу ел башында ничек Россиянең гастрономия башкаласы статусын алуы һәм моның туризм өлкәсен үстерү өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде.

Барлык яңалыклар