Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2020, 11:58

Илсур Метшин: «Елына 3,5 млн турист - бу инде икътисадның тулы кыйммәтле тармагы»

2019 елда туризм шәһәргә якынча 80 млрд сум акча китерде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль, Ксения Швецова). Узган ел Казанда 3,5 млн турист булган, аларның 230 меңгә якыны - башка илләрдән килгән туристлар. Уртача алганда, һәр кунак сәяхәт өчен 22 мең сумнан артык акча сарыф итә. Туризм өлкәсе икътисадның бер ел эчендә шәһәргә 80 млрд сум акча китергән тулы кыйммәтле тармагы булды, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. Ул ассызыклаганча, системалы эш нәтиҗәсендә Казан Россиянең кешеләр иң күп килә торган биш шәһәре исемлегендә тотрыклы рәвештә тора, шулай ук ул Казан агломерациясе белән бергә яңа туристлык юнәлешләрен активрак үстерергә кушты.

«Без бик тыйнак нәтиҗәләрдән башладык, ә бүген иң төп туристлык магнитлары арасында торабыз»

Туризм агымының үсеш күрсәткечләренә эчке туризм зур йогынты ясый, дип билгеләп үтте үз докладында туризмны үстерү дирекциясе җитәкчесе Дарья Санникова. Ул хәбәр иткәнчә, 2019 елда россиялеләр арасында ешрак Казанга Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Чиләбе, Идел буе федераль округы шәһәрләре халкы килгән.

Чит ил туристлары, нигездә, Кытай, Казахстан, Германия, Төркия, Украина һәм Белоруссиядән килгән. Татарстан башкаласында барлыгы 229 мең 373 чит ил гражданы булган, бу 2018 елга караганда 9%-ка кимрәк.

Гадәттәгечә, туристлар арасында иң кызыксыну уяткан объектлар - «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, анда 3 миллионнан артык турист булып киткән, һәм «Казан Ривьерасы» кунакханә-күңел ачу комплексы, анда 867 мең 907 кеше булган.


Туризм үсешенә йогынты ясый торган төп факторларның берсе - транспорт системасын камилләштерү. 2019 елда «Казан» халыкара аэропортында Будапештка, Харбинга рейслар, шулай ук Әстерхан, Калуга, Якутск һәм Череповецка төбәк маршрутлары ачылды, дип искәртте Д.Санникова. «Татарстанның гражданнар авиациясе тарихында беренче тапкыр турыдан-туры трансатлантик авиаочыш – Доминиканага рейс җибәрелде», - дип өстәде ул.

Бу елның гыйнварында Воронеж, Брянск, Кемерово һәм Новокузнецкка яңа рейслар ачылган, һәм, Туризмны үстерү комитеты директоры сүзләренчә, хәзер инде Мюнхен, Тель-Авив, Ереван һәм башка юнәлешләр буенча рейслар ачу буенча эш алып барыла.

«Без үз вакытында бик тыйнак нәтиҗәләрдән башладык, – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Казан - Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек күп миллионлы тарихи шәһәр түгел, бездә Сочидагы кебек диңгез дә юк. Шуңа да карамастан, бүген безнең шәһәр тотрыклы рәвештә Россиянең кешеләр иң күп йөри торган шәһәрләре бишлегендә тора».

2019 елда икенче тапкыр килгән туристларның өлеше 40% тәшкил итте

2019 елда Казанда турист уртача 22 мең 607 сум сарыф иткән, дип хәбәр итте Д.Санникова. Бер ел эчендә Татарстан башкаласына 3,5 млн. турист килүен исәпкә алсак, шәһәрдә 80 млрд. сум тирәсе калган.

Еш кына Татарстан башкаласына беренче тапкыр килгән сәяхәтчеләр шәһәргә кабат әйләнеп кайта – 2019 елда икенче тапкыр килгән туристларның өлеше 40% тәшкил итә.

Д.Санникова сүзләренә караганда, кунакханәләргә уртача йөкләнеш узган ел дәрәҗәсендә калган һәм 60% тәшкил иткән. Йөкләнешнең иң югары күрсәткече – уртача 75% - WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру көннәрендә билгеләп үтелде. 

«Туристлар агымы үсеше - бик мөһим күрсәткеч. 3,5 млн турист - бу икътисадның тулы кыйммәтле тармагы, - дип саный И.Метшин. - Бу-ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты, туризм базарында катнашучылар белән яхшы хезмәттәшлек нәтиҗәләре. Бу эшне дәвам итәргә кирәк».

Туризм өлкәсендә эшләүчеләр саны 22%-ка диярлек арткан

Бүгенге көндә туризм өлкәсендә 16 меңнән артык кеше эшли, бу шәһәр икътисадында мәшгульләр санының 2,6%-ын тәшкил итә, дип хәбәр итте Д.Санникова. Шулардан 4 мең кеше кунакханә инфраструктурасында, 11,2 мең кеше җәмәгать туклануы өлкәсендә эшли, туристлык агентлыклары һәм туроператорлар эшчәнлегенә 996 кеше җәлеп ителгән.

«2018 ел белән чагыштырганда туризм өлкәсендә эшләүчеләр саны 21,8%-ка артты, - диде Д.Санникова. - Кадрлар агымы узган ел белән чагыштырганда уртача 7%-ка кимегән».

Кунакчыллык өлкәсе персоналы белән эшләү - аны камилләштерүнең төп юнәлешләренең берсе, дип билгеләп үтте Д.Санникова. Ул искәртеп узганча, узган ел Казанда дүртенче тапкыр «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык конкурсы 9 номинация буенча узды. Быел конкурста катнашу өчен гаризалар 20-нче февральгә кадәр кабул ителә.

«Бу саннар тармак халәтенең лакмус кәгазе булып тора. Туризм өлкәсендә эшләүчеләр санының 22%-ка артуы бу өлкәдә тотрыклы күрсәткечләр булуы турында сөйли», - дип шәрехләде Мэр.

«Казан агломерациясе белән бергә тармак үсешенең яңа юлларын активрак эзләргә кирәк»

Казанда яңа турмаршрутлар эшләү буенча даими нигездә эш алып барыла. Узган ел Татарстан Республикасының атказанган тарихчы-туган якны өйрәнүчесе Анатолий Елдашев белән берлектә «Арча кыры: тарихи чорлар» дигән күзәтү экскурсиясе эшләнде, ул Арча зираты буенча экскурсия үткәрүне дә үз эченә алды.

«Дини туризмны үстерү һәм Бөтенроссия Император маршрутын эшләү өчен Семиозерка монастыре һәм Бөек княгиня Елизавета Федоровнаның Казанда тукталган урыннары буенча экскурсия оештырыла», - дип сөйләде Д.Санникова. Аның сүзләренә караганда, шәһәрдә Казан агломерациясенә керә торган районнар буенча яңа маршрутлар булдыру буенча да эш алып барылган. Аерым алганда, туристлык объектларын карау һәм бердәм туристлык маршрутын эшләү максатыннан, Казан һәм Татарстан Республикасының Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш һәм Югары Ослан районнарына барып өйрәнүләр оештырылды.

Нәтиҗәләр буенча туроператорлар яңа проектлар эшли – әйтик, 2020 ел сезоны яңалыгы булып туристлар өчен ау һәм балык тоту оештыру торачак.

«Инфраструктура безнең шәһәрдә генә үсми, яңа кызыклы объектлар ачыла. Казан агломерациясе белән бергә яңа үсеш юлларын активрак эзләргә, бу юнәлеш буенча күршеләребез белән эшне көчәйтергә кирәк, - диде И.Метшин. - Заманча туризм өлкәсендә формалар күп, безнең бурыч - аларны даими рәвештә табу. Эшлекле, экологик, медицина туризмын үстерергә кирәк. Барлык юнәлешләр буенча да системалы рәвештә эшләүне дәвам итү зарур».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.02.2020
Видеорепортаж
17.02.2020 12:55
Барлык яңалыклар