Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.12.2021, 13:45

Зәңгәр күлдә 44-нче тапкыр рәттән Яңа ел чыршысы куелды

КДМУның «Бентос» су асты йөзү клубы сулык төбенә чуму һәм әйлән-бәйлән ясауның күпьеллык традицияләрен дәвам итте.

Фото: Ренат Галимовның шәхси архивыннан видео скриншоты

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь, Екатерина Виславская). Казан аквалангистлары традиция буенча Яңа ел алдыннан соңгы якшәмбедә Зәңгәр күл төбендә бәйрәм чыршысы урнаштырдылар. Казан дәүләт медицина университетының «Бентос» су асты йөзү клубы 26-нчы декабрьдә 44-нче тапкыр традицион акция үткәрде.

Зәңгәр күл уникаль: суның составы аркасында кыш көне дә туңмый, анда температура +4-6 градус дәрәҗәсендә саклана, ә күрү мөмкинлеге – 60 м. Ул М7 трассасында Щербаковка авылы янында урнашкан. Зәңгәр күлләр системасы «Татарстан көзгеләре» туристик-рекреацион кластерын булдыру проектына керә. Хәзер сулыкларга яр буе линиясе җимерелү сәбәпле куркыныч яный, әмма проект ярдәмендә алар сакланачак, ә якын-тирә территориядә активлык үзәкләре һәм экологик сукмаклар барлыкка киләчәк.

Яңа ел акциясендә 60-ка якын кеше катнашты, су астына 20-дән артыгы, тәҗрибәле аквалангистлар да, аларның яшь хезмәттәшләре дә төште. «Бентос» су асты йөзү клубы 44 ел дәвамында эшчәнлек алып бара, аңа КГМУ укытучылары, аларның гаилә әгъзалары, студентлар керә. Бу вакыт эчендә аквалангистлар 126 экспедициядә катнашкан, һәм киләсе елда юбилейларын бәйрәм итәчәк.

Элеккеге кебек үк, аквалангистлар 1 метр биеклектәге кечкенә генә чыршы әзерләгән, аны шарлар, батарейкаларда эшли торган гирляндалар һәм ялтаравыклар белән бизәгәннәр. Чыршының очына алтын йолдыз куелган. Яшел чибәркәйне чуму урынына Кыш бабай белән Кар кызы алып килде. Алар аквалангистларга яңа елда уңышлар һәм уңышлы чумулар теләде.

Чыршыны төпкә үк түгел, ә 10 м чамасы тирәнлектә бүрәнәгә борып беркетелгән ыргакка урнаштырдылар. Шулай ук аны махсус буй тотып тора – ул чыршыга янтаерга ирек бирми. Шунысы кызык, чыршы төптә булганда, гирляндаларны ике атна дәвамында сүндермиләр.

Су астында аквалангистлар әйлән-бәйлән ясадылар, фотога төшерделәр, ә кайбер аеруча тәҗрибәлеләр хәтта бер-ике йотым чемердәп торган шәраб эчте, чөнки тирәнлектә табын өчен осталык кирәк. Чыршыны шулай ук ел саен бер үк вакытта – 13-нче гыйнвардан 14-нче гыйнварга каршы төндә кире алалар.

«Бу традиция бездә барлыкка килсә дә, аны Татарстанның һәм башка шәһәрләрнең клублары да кабул итте. Без палаткалар белән җыелабыз, аралашабыз, викториналар оештырабыз, сыйланабыз, – дип сөйләде «Бентос» рәисе Ренат Галимов. – Чумуда бик күп яшьләр катнаша, һәм бу бик әйбәт. Бу безнең киләчәгебез барлыгын исбатлый».

Ел дәвамында «Бентос» клубы даими рәвештә шундый акцияләр үткәрә, мәсәлән, клубка нигез салу көнен 23-нче февральдә билгеләп үтә, ә 8-нче мартта хатын-кызларны гадәти булмаган рәвештә котлый. Моннан тыш, аквалангистлар-медиклар Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» иҗтимагый яшьләр оешмасы белән берлектә оештырыла торган Бөек Ватан сугышы чорының хәрби каберлекләрен һәм җәсәдләрен күмү урыннарын эзләү буенча күп санлы экспедицияләрдә катнашалар.

 

Барлык яңалыклар