Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2021, 08:21

Казанда беренче язгы уикенд: джаз концерты, иҗади кичә һәм Көнбатыш Европа сәнгате

Афишада – яңа күргәзмәләр һәм кино күрсәтү. Аларны шәһәр халкы һәм кунаклары бәйрәм ялларында күрә алачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан KZN.RU порталы мәдәни чаралар буенча күзәтү әзерләде. Афишада – яңа күргәзмәләр, концертлар һәм кино күрсәтү – аларны шәһәр халкы һәм кунаклары бәйрәм ялларында карый алачак.


Марат Мугинов

Муса Җәлилнең 115 еллыгына һәм Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына «Җаннар берлеге» күргәзмәсе

2-нче марттан 16-нчы майга кадәр «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә

«Җаннар берлеге» күргәзмәсе татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең һәм татар композиторы, СССРның халык артисты, Татарстан Композиторлар берлегенең беренче рәисе, Казан дәүләт консерваториясен төзүче һәм оештыручы Нәҗип Җиһановның иҗади партнерлыгына багышланган.

Күргәзмәдә матур һәм график әсәрләр архив фотосурәтләре, документлар һәм күренекле шәхесләрнең шәхси предметлары белән тулыландырылган. Шулай ук экспозициядә «Алтынчәч», «Җәлил» операларына декорация афишалары һәм эскизлары, Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр», Диас Вәлиевнең «Билгесез көн», Риза Ишморатның «Үлмәс җыр» драма спектакльләре тәкъдим ителгән.

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, 3-нче подъезд. Телефон: +7(843)567-80-43. Бәя турында мәгълүмат сылтама буенча.

Фото: Денис Гордийко

«Сентименталь сәяхәт» күргәзмәсе

4-нче марттан «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә

Күргәзмәдә Мәскәүдән сигез рәссам катнаша: Татьяна Бабушкина, Светлана Вуцен, Елена Епифанова, Марина Кабыш, Ольга Кожемякина, Ольга Мельгунова, Светлана Мурзина, Ольга Самовская. Алар нигездә 1990 елларда формалашкан рәссамнар буынын – совет чорының идеологик җайланмаларыннан баш тарту, кыю сәнгать эзләнүләре, абсолют иҗади ирек чорын тәкъдим итә. Күргәзмәдә алар планэрларда һәм сәяхәтләрдә иҗат ителгән матур әсәрләрен тәкъдим итә.

Төркемле күргәзмә белән беррәттән, катнашучыларның берсе – Ольга Самовскаяның шәхси экспозициясе дә оештырылган. Ул соңгы 20 елда иҗат ителгән сайланма эшләрен тәкъдим итә. Картиналарда рәссамның таланты ачык һәм күпкырлы ачыла.

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, 3-нче подъезд. Телефон: +7(843)567-80-43. Бәя турында мәгълүмат сылтама буенча.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

Фотограф Наталья Белованың «Шундый төрле Казан» күргәзмәсе

5-нче марттан 8-нче мартка кадәр «Россия – минем тарихым» мультимедиа паркында

Күргәзмә турында автор Наталья Белова менә нәрсә ди: «Яраткан Казаным турында фотосурәтләрем. Мин монда тудым һәм яшим. Ләкин кызыксыну якынча 3 ел элек уянды. Минем күргәзмә туган шәһәремә, кызыклы урыннар һәм үз-үзеңне табу өчен каядыр китү мәҗбүри түгел икәнен җиткерүгә багышланган. Барысы да янәшәдә. Казан үзенә боларның барысын да сыйдырган – мәчетләр, архитектура һәйкәлләре белән беррәттән, заманча корылмалар, табигый парклар һәм шәһәр чиркәүләре. Шуңа күрә күргәзмә «Шундый төрле Казан» дип атала да инде. Сез шәһәрнең танылган истәлекле һәм күзләрдән яшерен булган урыннарын да күрә алачаксыз». Фотограф үзенең күргәзмәсе буенча экскурсияне 6-нчы, 7-нче һәм 8-нче март көннәрендә 15.00 сәгатьтә үткәрәчәк.

Адрес: Оренбург тракты, 8, «Казан ярминкәсе» (1-нче павильон). Керү ирекле.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

Рәссам Миля Нуруллинаның «Гади шатлык» күргәзмәсе

5-нче марттан 5-нче апрельгә кадәр «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә

Миля Нуруллина – рәссам, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Син - рәссам. Монда һәм хәзер» рәсем сәнгате буенча мастер-классларның мәдәни-агарту проекты авторы. Үзенең бай иҗади юлы өчен Миля Нуруллина 30-дан артык шәхси күргәзмә үткәргән, ә аның картиналары шәхси коллекцияләрдә һәм музейларда урын алган. Рәссамның яраткан жанры – романтик натюрморт, ә стиле – импрессионизм.

Миля Нуруллинаның 60 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган күргәзмәдә импрессионизм стилендә чәчәкләргә багышланган эшләр тәкъдим ителгән. Барлык тәкъдим ителгән экспонатлар – авторлык эшләре. Картиналарның бер өлеше рәссам тарафыннан укучылар һәм тамашачылар катнашында авторлык мастер-классларын уздыру процессында иҗат ителгән.

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, 3-нче подъезд. Телефон: +7(843)567-80-43. Бәясе турында мәгълүмат – сылтама буенча.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

Рәссам-чеканчы Александр Ивановның «Кунакчыл Татарстан» күргәзмәсе

6-нчы марттан 28-нче мартка кадәр Татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда

Александр Иванов зур рельефлы чүкеп ясау техникасында эшли. Бу Татарстанның сәнгать культурасы өчен уникаль күренеш. Бакыр паннолар үзләренең зурлыклары һәм композицияләре белән таң калдыра, кайберләренең озынлыгы 2 метрга җитә. Останың һәр әсәре бердәнбер нөсхәдә башкарылган һәм бик вак детальләрне ювелир эшкәртү белән генә түгел, сюжетларның төрлелеге белән дә гаҗәпләндерә.

Рәссамның иҗаты төрле планлы – Россия дәүләте, Татарстан тарихы, Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча мотивлар, рус һәм татар халык әкиятләре сюжетлары. Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында оештырылган күргәзмәдә «Шүрәле», «Анда рус рухы, анда Русь исе килә» эшләре тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә үзәк урынны «Кунакчыл Татарстан» сериясеннән эшләр алып тора.

Фото: Денис Гордийко

«Сәнгатьтә хатын-кызлар образы» экспозициясе

6-чы марттан 6-нчы апрельгә кадәр ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда

Экспозициядә музейны яратучыларның иң яхшы танылган һәм яраткан Кустодиевның «Сирин», Соттның «Мария Ивановна Кочубей портреты», Журавлевның «Боярышня» әсәрләре, элек музейда куелган һәм сирәк күрсәтелә торган портретлар һәм гравюралар тәкъдим ителгән. Киң аудитория беренче тапкыр француз рәссамы Пьер Луи Греведонның Россиядә 1812 елга кадәр эшләгән әсәрләрен күрәчәк. Греведон портретларындагы югары дәрәҗәдә идеаллаштырылган образлар бүген дә таң калдыра, бу аның хатын-кыз гүзәллегенең мәңгелек сере алдында баш июенең шаһиты булып кала.

Адрес: Карл Маркс урамы, 64. Телефон: +7(843)236-69-31. Бәясе турында мәгълүмат –сылтама буенча.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

Көнбатыш Европа сәнгатенең даими экспозициясе

6-нчы марттан 6-нчы майга кадәр ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Көнбатыш Европа рәсем сәнгате җыентыгында 400-гә якын әсәр бар. Экспозициядә бары тик кечкенә генә, ләкин коллекциянең иң зур өлеше тәкъдим ителгән, ул Италия, Нидерланд, Голландия, Франция, Австриядә XIV-XVIII гасыр сәнгате белән таныштыра.

Җыелманың яртысыннан артыгы коллекционер, археолог, нумизмат, Казан төбәгенең борынгы һәм урта гасыр тарихын өйрәнүче Андрей Федорович Лихачев (1832-1890) коллекциясеннән тора.

Адрес: Карл Маркс урамы, 64. Телефон: +7(843)236-69-31. Бәя турында мәгълүмат сылтама буенча.

Фото: Денис Гордийко

Наилә Ахунованың иҗат кичәсе, «Боратынскийлар. Love story» экскурсиясе һәм «Хатын-кызга фатиха бирегез» концерты

6-8-нче март көннәрендә Е.А.Боратынский Музей-йортында

6-нчы мартта 15.00 сәгатьтә Наилә Ахунованың иҗади кичәсе һәм аның яңа «Сентябриннар» китабын тәкъдир итү була.

7-нче мартта 14.00 сәгатьтә «Боратынскийлар. Love story» – борынгы йорт буенча романтик сәяхәт һәм дүрт буын Боратынскийларның гаилә риваятьләре белән танышу.

8-нче мартта 16.00 сәгатьтә Эдуард Туманский һәм Виталий Харисовның «Хатын-кызга фатиха бирегез» концерты була. Гитара һәм фортепиано аккомпанементы астында борынгы һәм заманча рус романсларының тылсымлы көйләре яңгыраячак. Чара 16.00 сәгатьтә башлана.

Адрес: Горький урамы, 25. Телефон: +7(843)236-13-22.

Фото: Марат Мугинов

«Шәм яктысында музыка» циклыннан «Яратам сине! Яз көе» концерты

7-нче март көнне 17.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында

Концертта дөньякүләм классик репертуарның алтын хитлары яңгыраячак. Гүзәл ханымнар өчен махсус тенорларның гүзәл триосы неаполитан җырларын тәкъдим итәчәк: «Катари», «Вернись в Сорренто», «Влюбленный солдат», «Серенада Арлекино», «О мое солнце», «На качелях», «Скажите, девушки», «Что ты опустила глаза», «Гордая прелесть осанки»һ.б. 

ТР Дәүләт кыллы квартеты башкаруында Штраусның инструменталь әсәрләре («На прекрасном голубом Дунае», «Марш Радецкого»), Глазуновның («Раймонда» балетыннан ике өзек), Элгарның «Салют любви», Гарландның ««В хорошем настроении», Уорренның «Я знаю, почему», Миллерның «Лунная серенада», Джоплинның Entertainer, шулай ук Моцарт, Госсек, Брамс әсәрләре яңгыраячак. 

Адрес: Ирек мәйданы, 3. Телефон: +7(843)292-17-17. Бәя турында мәгълүмат сылтама буенча.

Фото: Денис Гордийко

«Мин сине сагынам» («Я по тебе скучаю») кинофильмын күрсәтү

7-нче март көнне 18.00 сәгатьтә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында

Картина Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнгән балаларны сыендырган Татарстан АССР халкы турында сөйли.

Фильмны төшерүдә Казанның Серафим гыйбадәтханәсе хезмәткәрләре һәм мәхәлләчеләре, якшәмбе мәктәбе педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре, укучыларның ата-аналары, шулай ук Казан театрлары һәм киностудияләре артистлары катнашты.

Адрес: Совет урамы, 18. Керү ирекле.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

«Үткәннән чакыру» квесты һәм дефиле буенча мастер-класс

8-нче март көнне 13.00 һәм 14.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда

«Үткәннән чакыру» махсус квестында борынгы һөнәрләр турында белергә, Екатерина II табышмакларын чишәргә, Клара Цеткин белән «очрашырга» һәм хатын-кызхокуклары өчен тавыш бирергә мөмкин. Бөтен гаилә белән катнашырга мөмкин.

Шулай ук музейга килүчеләрне «Илдан-Лик» театр-модасының һөнәри моделеннән дефиле буенча мастер-класс көтә. Хатын-кызларга подиум адымы, гәүдәне матур һәм дөрес тоту нигезләрен күрсәтәчәкләр.

Адрес: Кремль урамы, 2. Телефон: +7(843)292-89-84,+7(843)292-87-18

Фото: Денис Гордийко

«Jazz-Весна» фестивале

8-нче март 16.00 сәгатьтә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә

Концертта джазменнар Лилия Чугунова, Олег Солодовников, Татарстан башкаласының музыка мәктәпләре педагоглары һәм аларның укучылары чыгыш ясаячак. Концерттан тыш, барлык теләүчеләр өчен джаз биюләре буенча мастер-класс узачак.

Адрес: Академик Королев урамы, 47. Телефон: +7(843)560-66-92.

Яшь чикләве: 6+


Барлык яңалыклар