Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2021, 17:00

Казан Мэры яшь архитекторларга ярдәм итәргә һәм «Казаныш» форумына иң яхшы экспертларны чакырырга әзер булуын белдерде

Форумның йомгаклау көнендә шәһәрнең иң яхшы объектын сайлау буенча смотр-конкурска нәтиҗәләр ясалды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда шәһәрнең иң яхшы объектын сайлау буенча смотр-конкурска нәтиҗәләр ясалды. Нәтиҗәләр «Казаныш» бөтенроссия архитектура-төзелеш форумының йомгаклау көнендә билгеле булды. Җиңүчеләр соңгы 5 елда – 2017 елдан 2021 елга кадәр әзер объектлар һәм архитектура һәм төзекләндерү өлкәсендә проект карарлары арасында ун номинациядә билгеләнде.

Тормышка ашырылган проектлар арасында Savin House, ART City бульвары һәм Дәрвишләр бистәсендәге «Комсомольское» күле, Стахеев йорты, Красное Село урамындагы 4-нче номерлы КДЭУ тулай торагы, Urban Business Center, сәүдәгәр Курманаев лавкалары, Икмәк базарының сәүдә рәтләре, «Сәйдәш» мәдәни үзәге, «Я могу дышать» муралы, Николай Ершов урамындагы торак комплекстагы административ бина һәм Күзәмәт урамында урнашкан 16-нчы номерлы шәхси йорт аталды.

Тагын 16 проект махсус диплом белән бүләкләнде. Шул исәптән, яшәүчеләр дә уңайлы район формалаштыруда актив катнашканнары өчен (Авангард, Модель, Актай, Кулагин урамнары чикләрендә кварталны төзекләндерү өчен)  бүләкләнде.

Җиңүчеләрне бүләкләүдә Казан Мэры Илсур Метшин, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин һәм шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина катнашты.

«Барлык оештыручыларга үҗәтлегегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Илсөяр Мисхатовна бу идея белән беренче тапкыр килгәндә, пандемия һәм чикләүләр шартларында аны тормышка ашыру мөмкин түгел кебек тоелды. Ләкин, тормыш бер урында тормый, алга бара. Безнең шәһәрдә һәм аннан читтә объектларны җитди проектлаучы яшь, таныш булмаган архитекторлар саны гаҗәпләндерде. Мин мондый форумнар ярдәмендә яңа исемнәр ачылачагына чын күңелдән ышанам, һәм сезнең шәһәргә булган мәхәббәтегез өчен рәхмәтле», – диде И.Метшин.

Казан Мэры яңа эш башлаучы архитекторларга ярдәм күрсәтергә, аларга белем алырга һәм шәһәрдән читтә тәҗрибә тупларга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. «Без сезнең җыелу, аралашу, сораулар бирү, Казанда, Татарстанда һәм илдә архитектураның нинди булачагы турында бәхәсләшү өчен мәйданчыгыгыз булуын телибез. Мин чын күңелдән безнең уртак уңышка ышанам. Әйдәгез, бергәләп Казаныбызны тагын да матуррак итик», – дип мөрәҗәгать итте ул конкурста һәм «Казаныш» форумында катнашучыларга.

Шәһәр башлыгы шулай ук архитекторлардан «Казаныш» форумы нәтиҗәләре буенча аның форматын камилләштерү өчен кире элемтә көтүләрен билгеләп үтте. «Безгә сезнең кемне күрергә, нинди лекцияләр, семинарлар теләвегезне белергә кирәк. Тартынмагыз, иң яхшы архитекторлардан башлап, исемләп атагыз, без алдан ук килешеп куярбыз. Чараның нинди форматта узачагы турында уйларга кирәк – бу 2 елга бер тапкыр узачак биеннале булачакмы яки ел саен уздырыла торган форуммы. Сездән фикерләр һәм теләкләр көтеп калабыз, без, аларга нигезләнеп, карарлар чыгара алачакбыз».

Конкурска 41 оешмадан – төзүче, архитектура бюросы һәм бина хуҗалары яки проектлар авторларыннан барлыгы 112 гариза килгән. 73 гаризада әзер объектлар тәкъдим ителгән, 36-сында – архитектура һәм төзекләндерү өлкәсендә гамәлгә ашырылмаган проект карарлары. Тагын 3 проект конкурс шартларына туры килмәгән. Җиңүчеләрне ике этапта сайладылар: ачык онлайн-тавыш бирү һәм жюри тарафыннан тавыш бирү.

Исегезгә төшерәбез, мондый конкурс соңгы тапкыр 2017 елда үткәрелде. Аны Шәһәр үсеше институты оештырды.

 

Фоторепортаж
«Казаныш» форумының өченче көне һәм шәһәрнең иң яхшы объектын билгеләү буенча смотр-конкурсына йомгак ясау
Видеорепортаж
03.12.2021 15:02
«Казаныш» форумында Казандагы иң яхшы объект смотр-конкурсына йомгак ясадылар
Барлык яңалыклар