Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Сораулар һәм җаваплар

  • Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша табибка ничек язылырга?
    Киңәйтергә

    1) Интернетта ТР сәламәтлек саклау хезмәтләре сәхифәсенә керергә кирәк https://uslugi.tatarstan.ru/mis/main

    2) «Кабул итүгә язылырга»ны сайларга. Хезмәтне алу өчен үзегезнең шәхси кабинетыгызга керергә, әгәр дә сез яңа кулланучы булып торасыз икән, шәхси кабинетта теркәлергә кирәк.

    3) Татарстан Республикасы медицина оешмаларына табибка язылу мәҗбүри медицина иминияте полисы булганда гамәлгә ашырыла. Полисны хезмәт күрсәтү битендә яки шәхси кабинетта өстәргә кирәк.


  • Ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәмен чакыру өчен Казанда нинди телефоннар буенча шалтыратырга?
    Киңәйтергә

    Ашыгыч медицина ярдәме бригадаларын чакыру шәһәр телефоныннан яки теләсә кайсы кәрәзле оператордан «03», «103» һәм «112» номерлары буенча тәүлек буе кабул ителә.


  • Медицина ярдәмен иң озагы күпме көтәргә кирәк?
    Киңәйтергә

    Ашыгыч медицина ярдәмен – чакыру вакытыннан 20 минуттан да артык түгел.

    Кинәт кискен авырулар, хроник авырулар кискенләшкәндә пациентның тормышына куркыныч янаганда күрсәтелә. Медиклар мондый ярдәмне кичекмәстән һәм бушлай күрсәтергә тиеш, баш тарту рөхсәт ителми. Бу очракта пациентка полисын күрсәтү мәҗбүри түгел.

    Кичектергесез медицина ярдәмен – мөрәҗәгать итү вакытыннан 2 сәгатьтән дә артык түгел. Кинәт кискен авырулар, халәтләр вакытында, хроник авыруларның кискенләшүе, пациентның гомеренә куркыныч янауның ачык билгеләре булмаган очракта күрсәтелә.

    Көтү вакыты: табибларны (табиб-терапевтлар, участок табиб-педиатрлары) чакырганнан соң 24 сәгатьтән дә артык түгел 

    (Консультацияләр үткәрү вакыты: табиб-белгечләргә мөрәҗәгать иткән көннән 14 календарь көннән дә артмый.

    Диагностика тикшеренүләрен үткәрү вакыты: билгеләнгән көннән алып 14 календарь көннән дә артмый.

    Махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүне көтү срогы – юллама бирелгән көннән (югары технологияле медицина ярдәменнән тыш) 30 календарь көннән дә артмый.

    КТ, МРТ һәм ангиография үткәрү вакыты – беренчел медик-санитар ярдәм күрсәткәндә билгеләнгән көннән алып 30 календарь көненнән дә артмый).


  • Түләүсез медицина ярдәмен алуга кемнәр хокуклы?
    Киңәйтергә
    Россия Федерациясенең барлык гражданнары