Карар административ хокук бозу кылган көннән соң 2 ай эчендә чыгарыла (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.5 маддәсе). Аның күчермәсе хокук бозучыны теркәү урыны буенча карар чыгарылган көннән алып 3 көн эчендә заказлы почта аша җибәрелә (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.5 маддәсең 2 өлеше).
Мәсәлән, хокук бозу 2021 елның 18 гыйнварында кылынган, карар 2021 елның 2 февралендә чыгарылган, аның күчермәсе 2021 елның 3 февралендә җибәрелгән һәм 2021 елның 9 февралендә алынган.Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләренең 29.27 пункты нигезендә, шәһәр тирәлегенең зәвыгына арттырылган таләпләр куелган урамнарда һәм гомумшәһәр юлларында урнашкан биналарның төп һәм ян-як фасадларында тышкы кондиционерларны урнаштырырга рөхсәт ителми. Мондый урамнар һәм юллар исемлеге Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2014 елның 24 ноябрендәге 6716 нчы номерлы «Казан шәһәрендә махсус шәһәр әһәмиятенә ия территорияләрне һәм шәһәр тирәлеге зәвыгына арттырылган таләпләр куелган урамнар һәм гомумшәһәр юллары исемлеген раслау турында»гы карарында күрсәтелгән.
· - «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы, Казан, Тел. +7 (965) 585-81-81 яки +7 (927) 441-81-43, электрон адрес: centr.samozanyatyh.RT@mail.ru;
· - Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, сайт: https://npd.nalog.ru/;
· - Казан Башкарма комитеты Аппаратының Икътисади үсеш комитеты, эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү бүлеге. Тел.+7 (843) 299-17-73, +7 (843) 299-17-22, электрон адрес: podderzhka16@mail.ru.
Карар Сезнең хат алганнан соң 10 көн узгач үз көченә керә. Хат кирәкле булмаган почта җибәрүләрен саклау складына вакытлыча саклауга килгән очракта, карар 10 көннән соң үз көченә керә (РФ Югары Суды Пленумының 2005 елның 24 мартында кабул ителгән « Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексын кулланганда судларда барлыкка килә торган кайбер мәсьәләләр турында» 5 номерлы карары).
Административ штрафны түләү срогы карар законлы көченә кергән көннән 60 көн тәшкил итә. Ирекле түләү срогы чыккан очракта, карар суд пристав-башкаручыга үтәү өчен җибәрелә (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2 маддәсең 5 өлеше)
Россия Федерациясе Гражданнар кодексы нигезендә гражданинның үз гамәлләре белән граждан хокукларын булдыру һәм тормышка ашыру, үзе өчен граждан вазифаларын булдыру һәм аларны үти алу мөмкинлеге тулы күләмдә балигъ булгач, ягъни унсигез яшькә җиткәч барлыкка килә. Шул ук вакытта, шәхси эшмәкәр буларак теркәлмәгән 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган балалар түбәндәге очракларда үзмәшгульләр сыйфатында теркәлү мөмкинлегенә ия:
- балигъ булмаган балаларның, гаилә коруларына бәйле рәвештә, эшкә сәләтлелеккә тулы күләмдә ия булулары;
- югарыда күрсәтелгән эшчәнлек төрләре алып барылуга бәйле рәвештә килешү эшләренә балигъ булмаган балаларның ата-аналарының, уллыкка алучыларның яки попечительнең - законлы вәкилләренең язма ризалыгы булу;
- опека һәм попечительлек органы карары яки суд карары буенча балигъ булмаган баланы тулысынча эшкә сәләтле (эмансипация) дип игълан итү.
Карарның түләү поручениесендә «Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе» МКУ реквизитлары күрсәтелә, чөнки ул төзекләндерү өлкәсендә муниципаль хокукый актлар таләпләрен бозган өчен барлык административ штрафлар буенча Казан шәһәре бюджеты керемнәренең администраторы булып тора.
Казан шәһәре административ комиссияләре карарлары буенча артык түләнгән (түләттерелгән) штрафны исәпкә алу яки кире кайтаруны түбәндәге ысуллар белән башкарырга мөмкин:
1) uati.kazan@tatar.ru электрон почтасына артык түләнгән (түләттерелгән) штрафны зачетка яки кире кайтаруга гариза җибәрергә.
Гаризалар үрнәкләре Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми порталында «Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе» МКУ интернет-битендә «Штрафларны кайтару» вкладкасында тәкъдим ителгән. Юридик яки физик зат мәнфәгатьләрен яклаучы затлар өчен ышанычнамә күчермәсен җибәрергә кирәк;
2) «Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе» Муниципаль казна учреждениесенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: 420127, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Дементьев ур., 2б йорт (302 кабинет).
Үзең белән
- паспорт;
- артык түләнгән (түләтелгән) штрафны кире кайтару өчен банк реквизитлары;
- ышанычнамә (юридик яки физик зат мәнфәгатьләрен яклаучы затлар өчен) алырга.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 223-09-95.