Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Бу бүлектә Телләр елы кысаларында узачак чаралар турында белергә, документлар һәм яңалыклар белән танышырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Аның максаты – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, шулай ук республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту.

«Казанда һәм Татарстанда яшәүче һәркемгә туган телендә сөйләшә, җырлый, гореф-гадәтләрне саклап, балалар тәрбияли алу мөмкинлеген бирү безнең мультимәдәни шәһәребез өчен бик мөһим»
Илсур Метшин
Казан Мэры

Конфессияләр арасындагы татулык Казан сәясәтендә төп өстенлекләрнең берсе булып тора. Быел мәктәпләрдә 141 меңнән артык укучы шөгыльләнә, шуларның 51%-ы – татарлар, 43%-ы – руслар, 6%-ы – шәһәр территориясендә яшәүче йөздән артык башка милләт вәкилләре. Туган телләрне өйрәнү өчен Казанда өстәмә белем бирү системасы аша төрле халык балалары өчен төркемнәр оештырылды. Моннан тыш, Татарстан башкаласының югары уку йортларында дөньяның йөздән артык иленнән килгән 13 мең чит ил студенты белем ала. Милли чараларның күп өлеше муниципаль мәдәният учреждениеләрендә үткәрелә. Шәһәр мәдәният йортларының милли коллективларында бүгенге көндә 6 меңнән артык кеше шөгыльләнә.

Туган телләр елы кысаларында Казанда туган телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән 80-ләп мәдәни һәм белем бирү чарасы уздыру планлаштырыла. Алар арасында концертлар, конкурслар, фестивальләр, экскурсияләр, гомуми белем бирү учреждениеләрендә дуслык һәм татулык дәресләре һәм башкалар бар.

Тарихи документлар

Казан Башкарма комитеты Аппаратының муниципаль архив идарәсе Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына, шулай ук 21-нче февральдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көненә багышланган архив документлары экспозициясен әзерләде.

Рус һәм татар телләрендә язылган документ фондларыннан Шәһәр халык мәгарифе бүлеге һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Бауман районы халык мәгарифе бүлегенең шәхси составы буенча материаллары Совет дәүләтенең тел сәясәте турындагы күзаллауларын чагылдыра.  Экспозициядә түбәндәгеләр тәкъдим ителә:

Казан шәһәренең I дәрәҗәге 26-нчы номерлы мөселман совет мәктәбенең 1921 ел өчен хисап картасы һәм мәктәп хезмәткәрләре турында мәгълүматлары;

Татар халык мәгарифе комиссариаты Казан шәһәр мәгариф бүлегенең 1930 елның 23-нче декабрендәге 350-нче номерлы укытучы Хисматуллинның икътисад институты аспирантурасына керүе белән бәйле рәвештә вәкаләтләрне башка укытучыга йөкләү турындагы боерыгы;

Казан шәһәре мәгариф бүлегенең 1936 елның 2-нче мартындагы мәктәпләрдә грамоталылыкны ныгыту турында партия һәм хөкүмәт карарларын тиешенчә үтәмәү турындагы күрсәтмәсе;

Казан шәһәре Думасының 2007 елның 4-нче июлендә кабул ителгән карары белән расланган 2008-2012 елларга Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы паспорты.

Казаннның I дәрәҗәдәге 26-нчы номерлы мөселман совет мәктәбенең хисап карточкасы. 1921 ел.
Казаннның I дәрәҗәдәге 26-нчы номерлы мөселман совет мәктәбенең хисап карточкасы. 1921 ел.
Казаннның I дәрәҗәдәге 26-нчы номерлы мөселман совет мәктәбенең мәктәп хезмәткәрләре турында Мәктәп советы тәкъдим иткән мәгълүматлар. 25-нче октябрь, 1921 ел.
Казаннның I дәрәҗәдәге 26-нчы номерлы мөселман совет мәктәбенең мәктәп хезмәткәрләре турында Мәктәп советы тәкъдим иткән мәгълүматлар. 25-нче октябрь, 1921 ел.
Татар халык мәгарифе комиссариатының Казан шәһәр мәгариф бүлеге 1930 елның 23-нче декабрендәге татар (латиница) һәм рус телләрендәге 350-нче номерлы боерыгы
Татар халык мәгарифе комиссариатының Казан шәһәр мәгариф бүлеге 1930 елның 23-нче декабрендәге татар (латиница) һәм рус телләрендәге 350-нче номерлы боерыгы
Казан шәһәре мәгариф бүлегенең 1936 елның 2-нче мартындагы мәктәпләрдә грамоталылыкны ныгыту турында партия һәм хөкүмәт карарларын тиешенчә үтәмәү турындагы боерыгы
Казан шәһәре мәгариф бүлегенең 1936 елның 2-нче мартындагы мәктәпләрдә грамоталылыкны ныгыту турында партия һәм хөкүмәт карарларын тиешенчә үтәмәү турындагы боерыгы
Казан шәһәре Думасының 2007 елның 4-нче июлендә кабул ителгән 2-18-нче номерлы карары белән расланган 2008-2012 елларга Казанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы паспорты

Фотолар Муниципаль архив идарәсе тарафыннан тәкъдим ителде

Саннар һәм фактлар:
  • 115
    Казанда милләт вәкиле бар
  • 37
    Казанда татар телендә белем бирүче мәктәпләр
  • 22
    Казанда этномәдәни компонентлы мәктәпләр
  • 81
    чара Казанда Туган телләр елы кысаларында планлаштырылган