Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2021, 10:04

15 декабрь көнне Казанда «Кыш Бабайга хат» шәһәр хәйрия акциясе старт ала

Балаларның Яңа Ел теләкләрен яңа ел чыршысыннан яки Instagram аккаунтыннан тәбрикләмә сайлап алып чынга ашырырга мөмкин.

Авыр тормыш хәлендә калган балаларның Яңа ел теләкләре белән чыршыларны Казан Башкарма комитеты бинасында, шәһәрнең дүрт район администрациясе холларында, шулай ук «Ак Барс» хоккей клубының үз бозындагы матчлары вакытында боз спорт сарае холлында урнаштырачаклар. Моннан тыш, теләгән һәр кеше үзенә Instagramдагы pismo_dedushke_morozu аккаунтында баланың теләкләре язылган тәбрикләмәне сайлап ала ала. Акция 15-нче декабрьдә старт ала һәм 28-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел «Кыш Бабайга хат» хәйрия акциясе Казанда 10-нчы тапкыр узачак. Бу вакыт эчендә акция гомумшәһәр масштабына иреште, ә 1500-дән артык бала көтелгән бүләген алды. Акциядә катнашучылар – күп балалы, аз керемле гаиләләрдән булган, социаль куркыныч хәлдә калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар, шулай ук 3 яшьтән 12 яшькә кадәрге даими рәвештә социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр.

Акция түбәндәгечә уза: балалар Кыш Бабайга Яңа елга нинди бүләк алырга теләве турында яза. Алга таба тәбрикләмәләр Яңа ел чыршыларына урнаштырыла, һәр теләгән кеше аларны баланың хыялын тормышка ашыру өчен сайлап ала ала. Балаларга бүләкләрне Башкарма комитет, район администрацияләре һәм «Ак Барс» хоккей клубы хезмәткәрләре алып киләчәк.

Барлык яңалыклар