Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.07.2021, 10:51

Татарстан мәчетләрендә татар теле курсларын 1,5 мең тыңлаучы уңышлы тәмамлады

Уку курсы 6 ай дәвам итте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). 2020-2021 уку елында Татарстан мәчетләре каршындагы татар теле курсларын 1,5 мең тыңлаучы уңышлы тәмамлады – алар телне башлангыч дәрәҗәдә үзләштерү турында сертификатлар алды. Укулар 100 мәйданчыкта узды – алар республиканың 45 мөхтәсибәтен, шул исәптән Казанның 45 мәчетен колачлады. Чыгарылыш укучыларының иң күбесе – 86 кеше – Россия ислам институтында укыды.

48 академик сәгатькә исәпләнгән уку курсы 6 ай дәвам итте. Интенсив курс программасы татар сөйләм телен өйрәнүгә, ситуатив лексик набороларны үзләштерүгә һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән иде. Моннан тыш, теләге булганнарга ислам мәдәнияте белән танышу, гарәп тәҗвиденә өйрәтү мөмкинлеге дә каралган.

Укуларны дипломлы белгечләр – татар теле филологлары арасыннан тәҗрибәле укытучылар уздырды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Курслар узган мәчетләрдә тыңлаучылар барлык кирәкле уку җиһазлары, әсбаплар белән тәэмин ителгән, бүлмәләр техник чаралар белән җиһазландырылган, ә дәреслекләр Татарстан мөхтәсибәтләре аша таратылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, курслар ТАССР оешуның 100 еллыгы һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының 100 еллыгы кысаларында дүртенче тапкыр оештырылды. Татарстан мәчетләрендә татар теле курсларын 2018 елдан бирле оештыралар.

Барлык яңалыклар