Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.07.2021, 11:37

Июль аенда казанлылар өчен «Черек күл» паркында хореограф Нурбәк Батулла һәм битмейкер Ислам Вәлиев иҗади дәрес үткәрәчәк

Шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәвам итә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» («В движении – жизнь») проекты кысаларында татар телендә спорт һәм иҗат дәресләре дәвам итә.

Июль аена дәресләр җәдвәле:

7-нче июль көнне 19:00 сәгатьтә «Ак чәчәкләр» бульварының спорт мәйданчыгында йога буенча тренер Ләйсән Бикмуллина һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы Назлыгөл Хәбибуллина белән дәресләр узачак.

12-нче июль көнне 19:00 сәгатьтә Горький исемендәге паркның яшел кырында контемпорари буенча мастер-класс узачак. Заманча бию буенча дәресләрне хореограф-куючы, педагог, «Ирек мәйданы» заманча хореография фестиваленең арт-директоры Венера Галимова үткәрәчәк.

17-нче июль көнне 19:00 сәгатьтә Кабан күле яр буендагы йөзү сәхнәсе янында балерина һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрының элеккеге солисткасы Айсылу Мирхафизхан белән ирекле пластика буенча мастер-класс узачак.

27-нче июль көнне 19:30 сәгатьтә «Черек күл» паркы амфитеатрында «Татар сансеты» музыкаль импровизацион джемы булачак. «Әлиф» иҗат берләшмәсе хореографы Нурбәк Батулла һәм музыкант, битмейкер Ислам Вәлиев заманча татар композицияләре һәм микслары өчен бию дәресләре үткәрәчәк.

Барлык дәресләргә керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Барлык яңалыклар