Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.12.2020, 10:18

Казанда мәктәп укучыларының ата-аналары өчен татар теле курслары ачыла

«Адымнар» полилингваль комплексында дәресләр 11-нче гыйнварда башлана.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Казанның «Адымнар» полилингваль комплексы укучыларның ата-аналары өчен татар теле курсларын башлап җибәрә. «Татар теле. Интенсив» программасы кысаларында дәресләр 11-нче гыйнварда старт ала.

Полилингваль комплексның Instagram-аккаунтында хәбәр ителгәнчә, беренче чиратта дәресләрдә укучыларның әти-әниләрен көтәләр. Курсны барлык теләүчеләр дә үтә ала.

Дәресләр Бондаренко урамы, 32 адресы буенча урнашкан «Адымнар» бинасында бушлай узачак. +7(919)644-99-52 телефоны буенча тулырак мәгълүмат алырга һәм курсларга язылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Адымнар» белем бирү комплексы Россия Федерациясенең дәүләт белем бирү стандартлары һәм «Мәгариф» илкүләм проекты бурычлары нигезендә рус, татар һәм инглиз телләрендә конкурентлыкка сәләтле белем бирүне тәэмин итүче заманча мәктәп моделе булырга тиеш.

Барлык яңалыклар