Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.02.2021, 13:15

Казан оешмалары бөтенроссия җыелма күзәтчелеген формалаштыруда катнаша ала

Бу Россия төбәкләренең стратегик үсешенә халыкның игътибарын җәлеп итү өчен юнәлдерелгән.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Казан оешмалары һәм предприятиеләре «РФ субъектларында иҗтимагый-дәүләт партнерлыгы 2021» бөтенроссия җыелма күзәтчелеген формалаштыруда катнаша ала.

Күзәтүне «Россия яңалыклары» иҗтимагый-мәгълүмат агентлыгы һәм «Россиянең икътисади сәясәте» журналы редакциясе формалаштыра. Бу эшкә идарәнең төбәк һәм муниципаль дәүләт органнары, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең барлык төрләре учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре кушыла ала. Күзәтү формалаштыру халыкның игътибарын Россия төбәкләренең стратегик үсешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез мәгълүмати ресурсның максаты –төрле өлкәләрдә региональ һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләрен күрсәтү: территорияләрнең социаль-икътисадый һәм инвестицион үсешеннән алып сәнәгатькә, транспорт инфраструктурасына кадәр. Яңалыкны түләүсез теркәлү рәвешендә өстәргә мөмкин.

РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарының һәм муниципаль берәмлекләрнең актуаль материаллары сайтта махсус бүлектә бастырылачак, дип хәбәр итә «Россия яңалыклары» агентлыгы.

Барлык яңалыклар