Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.04.2020, 13:31

Казан Мэры Илсур Метшин Җиңү паркында 9,5 метрлы монумент урнаштыру эшләренең барышы белән танышты

Совет солдатына һәйкәл Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан ачылачак.


(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Җиңү паркында булды, анда Совет солдатына һәйкәл кую һәм янәшәсендәге территорияне төзекләндерү эшләре бара. 9,5 метр биеклектәге бронза скульптурасы паркның төп аллеясының үзәк күчәре буенча Һәлак булган сугышчыларның тол хатыннарына һәм аналарына куелган монумент янында пәйда булачак. 

Һәйкәл прообразы Советлар Союзы Герое Гази Заһитов булды. Ул штурмлауда һәм Рейхстаг бинасы өстендә Кызыл Байракны урнаштыруда катнашты. Ачык иҗат конкурсы нәтиҗәсендә эскиз проектының авторы Никита Мазаев булды. Һәйкәл үзе Смоленскта эшләнгән.

«Фигура җыелма, аның өлешләре әзер инде. Якын көннәрдә аны авторлык эшкәртү башлана - барлык тишекләрне томаларга һәм махсус состав белән тышларга кирәк. 3-4 көннән эшләр тәмамланачак», - дип сөйләде шәһәр башлыгына проект архитекторы, янәшәсендәге территорияне төзекләндерү проекты авторы Герман Бакулин.

 Хәзерге вакытта мәйданчыкта әзерлек эшләре алып барыла. Г.Бакулин билгеләп үткәнчә, һәйкәлгә бик күп кеше киләчәк, моның өчен урын әзерләргә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, янәшәдәге территорияләрнең ике чиратын төзекләндерү турында карар кабул ителде. Агымдагы елның 9-нчы маена беренче чират әзер булачак.

Бу өлештә подрядчы булып «Городское благоустройство» муниципаль унитар предприятиесе тора. Планлаштырылган эшләр арасында - гомуми төзелеш-монтаж, колоннаданы реставрацияләү, яшелләндерү, тышкы яктыртуны, видеокүзәтү һәм автополив системалары урнаштыру. Бүгенгә эшнең 65%-ы башкарылган. Подрядчы оешма директоры Камил Закиров хәбәр иткәнчә, бүгенгә 2 мең кв.м брусчатка салынган, аның астында 280 кубометр бетон түшәлгән, һәйкәлнең нигезен томаланган - 14 кубометр бетон. Хәзерге вакытта эшчеләр брусчатка, шулай ук гранит блоклар салуны дәвам итә. Газон салу эшләре бара.

«Совет солдатына һәйкәл - ул Бөек Җиңү яулаган барлык совет халкының батырлыгына хөрмәт күрсәтү. Бу һәйкәл прообразы буларак Рейхстаг штурмында һәм бина өстендә әләм күтәрүдә катнашкан Гази Заһитовның сайлануы бик мөһим. Безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән, бәхетле яшәү, балалар табу, йортлар төзү һәм якты киләчәккә ышаныч белән карау мөмкинлеге биргән кешеләргә баш иябез, - дип билгеләде Илсур Метшин.

Ул искә төшергәнчә, Казанда яшәүчеләр Җиңүгә тылда хезмәт итеп зур өлеш керткәннәр. «Безнең сәнәгать предприятиеләре, тыл хезмәтчәннәре заводларда, фабрикаларда Җиңүне коеп ясадылар. Һәм бүген, Бөек Җиңү алдыннан, без Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү турындагы карарны көтәбез, ул аңа, һичшиксез, лаек, - диде шәһәр башлыгы. 

«Кызганычка каршы, коронавируска каршы көрәш үз төзәтмәләрен кертте. Без әлегә «Үлемсез полк» белән уза, Җиңү парадында җыела алмыйбыз, әмма бу бәйрәм белән горурланырга безгә берни дә комачауламаячак. Без бергә совет халкының бөек батырлыгына, бабаларыбызга, бабаларыбызның бабаларына, кадерле ветераннарыбызга, сугышта катнашучыларга хөрмәт күрсәтәчәкбез», - дип белдерде И.Метшин.

Шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, баш архитектор урынбасары - шәһәр Мэриясе каршындагы иҗади төркем җитәкчесе Дарья Толовенкова, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда 9-нчы майда Җиңү парады һәм бәйрәм салюты гамәлдән чыгарылды - чаралар уңай эпидемиологик шартлар туганчы, соңгырак срокка күчерелде. Әмма Җиңү көне барыбер бәйрәм ителәчәк - бөтен ил өчен истәлекле датага зур мәдәни һәм күңел ачу программасы әзерләнде, аны онлайн режимда карарга мөмкин булачак. Бүген Татарстан башкаласында дистанцион форматта «Үлемсез полк» акциясе старт ала. 

Фоторепортаж
Җиңү паркында Совет солдатына һәйкәл куялар
Видеорепортаж
28.04.2020 13:17
Барлык яңалыклар