Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

«Казан - Яңа елда» конкурсы

«Казан - Яңа елда» конкурсы туристлык бизнесы вәкилләренә үзләренең креативлыгын күрсәтергә мөмкинлек бирә – кунакханәләр, рестораннар, музейлар, күңел ачу комплекслары, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр, шәһәр халкының инициатив төркемнәре туристлык объектларын Яңа ел рухында бизәү буенча үз идеяләрен тәкъдим итә алалар.

Татарстан башкаласында туризм индустриясенә караган объектларны иң яхшы бәйрәмчә бизәүгә конкурс уза. «Казан - Яңа елда» бәйгесендә туризм өлкәсендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләр, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала. Алар керү төркемен, бинаны яңа ел рухында комплекслы  бизәгән булырга тиеш.

«Казан эшмәкәрләре казанлылар һәм кунакларыбыз өчен үзенчәлекле яңа ел кәефе тудыра»
Илсур Метшин
Казан Мэры

Объектларны конкурста катнашырга теләгән һәр кеше (объектларның милекчеләре, бизәлеш авторлары, шулай ук шәһәр халкы яки кунаклары) тәкъдим итә ала. Яңа елча бизәлгән объектларның фотолары 15-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр кабул ителә.

Конкурста түбәндәге номинацияләр каралган: «Бинаның яңа ел рухында иң яхшы бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы», «Бинаның яңа ел рухында иң яхшы бизәлеше – эксперт жюри сайлавы», «Иң яхшы эчке яңа ел бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы», «Иң яхшы эчке яңа ел бизәлеше – эксперт жюри сайлавы». 

Җиңүчеләрне 17-нче гыйнвардан 7-нче февральгә кадәр KZN.RU порталында узачак халык тавыш бирүе, шулай ук эксперт комиссиясе билгеләячәк.

Җиңүчеләрне конкурс спонсорларыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр, ә «Бинаның Яңа ел рухында иң яхшы бизәлеше – эксперт жюри сайлавы» һәм «Иң яхшы эчке яңа ел бизәлеше – эксперт жюри сайлавы» номинацияләрендә беренче урыннарны алган катнашучыларга 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылачак. Бәйрәм бизәлешенең иң яхшы идеяләре Туризмны үстерү комитетының @gokazan Instagram дагы битендә #Discoverkazan, #НовогодняяКазань, #СhristmasKazan, #айдаКазань, #всевКазань, #вказаниесть, #WelcometoKazan, #KazanIsMuchMore хештеглары белән урнаштырылачак.

Бу елда конкурста катнашуга 116 гариза килде.

 

  • Конкурсны үткәрү этаплары
    • 1 этап

      15-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр - гаризалар кабул итү. Ул объектның исеме һәм адресы күрсәтелгән фотоны үз эченә алырга тиеш. Гаризаны tourism.kzn@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фото горизонталь, киңлеге кимендә 2000 пиксель, jpg форматында булырга тиеш. 
    • 2 этап

      17-нче гыйнвардан 7-нче февральгә кадәр  kzn.ru порталында тавыш бирү узачак.
  • Катнашучыларга түбәндәге таләпләр каралган
    • Конкурста Казан территориясендә туризм өлкәсендә эшчәнлек алып баручы барлык милек формасындагы предприятиеләр һәм оешмалар, шәхси эшмәкәрләр катнаша ала, алар конкурс эше сыйфатында капиталь объектны (керү төркеме, бина) яки эчке интерьерны комплекслы бизәгән булырга тиеш.

      Комплекслы яңа ел бизәлеше дигәндә төрле элементларны (яктылык җиһазлары, яңа ел уенчыклары, кече архитектура формалары, тере яки ясалма ылыслы агач токымнары  һ.б.) һәм бизәү алымнарын (бина, витрина, керү төркеме, агачлар һ. б.) куллану күздә тотыла. Объектларны бәйрәмчә бизәгән вакытта Казанның фирма туристик айдентикасын куллану хуплана.

      Теләгән һәр кеше, конкурста катнашу өчен объектны тәкъдим итеп, гариза (фотография) җибәрергә мөмкин.

      kzn.ru порталында алып барылачак тавыш бирүдә теләгән һәркем катнаша ала.
  •  Номинацияләр
    • Конкурста дүрт номинация каралган:
      «Бинаның яңа ел рухында иң яхшы бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы».
      «Бинаның яңа ел рухында иң яхшы бизәлеше – эксперт жюри сайлавы».
      «Иң яхшы эчке яңа ел бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы».
      «Иң яхшы эчке яңа ел бизәлеше – эксперт жюри сайлавы»

Өстәмә мәгълүмат