Шәһәр халкы 5-нче февральгә кадәр иң яхшы эчке бизәлешне һәм бинаның иң яхшы бизәлешен сайлый ала.
Фото: Денис Гордийко фотосы
Конкурска фотоларны объектлар милекчеләре, бизәү авторлары, шулай ук шәһәр халкы яки кунаклары да җибәргән. «Иң яхшы эчке Яңа ел бизәлеше» номинациясендә - 68 конкурсант, ә «Бинаның иң яхшы яңа ел бизәлеше» номинациясендә 43 конкурсант көч сынаша.
Шәһәр халкының тавыш бирү нәтиҗәләре һәм жюри сайлавы 5-нче февральдән соң билгеле булачак. Барлыгы Яңа ел рухында бизәлгән иң яхшы дүрт проект сайланачак.
Иң шәп идеяләр gokazan.ru Instagram-аккаунтында #НовогодняКазань, #СhristmasKazan, #айдаКазань, #КазаньГостеприимная, #WelcometoKazan, #KazanIsMuchMore хештеглары белән урнаштырылача»к.
Исегезгә төшерәбез, «Яңа ел Казаны» конкурсы беренче тапкыр узган ел үткәрелде, ул вакытта оештыру комитетына 60 гариза килде.