Туры очышлар һәр юнәлештә атнага ике тапкыр башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Яңа елда казанлылар даими рәвештә Саранск һәм Магнитогорскига оча алачак. Мордовия Республикасына авиарейслар 2-нче гыйнварда, Чиләбе өлкәсенә 3-нче гыйнварда җибәреләчәк.
Самолетлар һәр юнәлештә атнага ике тапкыр очачак. Мордовия башкаласына туры рейслар җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Казаннан очыш 20:00 сәгатьтә, Саранск аэропортына килү 20:50 сәгатьтә планлаштырыла. Кире рейс 21:30 сәгатьтә, Казан аэропортына килү 22:20 сәгатьтә башкарылачак.
Магнитогорскига казанлылар дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә оча алачак. Казаннан очып китү 4:50 сәгатьтә, Магнитогорск аэропортына килү 8:15 сәгатьтә булачак. Кире рейс 9:10 сәгатькә, Казан аэропортына килү 8:25 сәгатькә билгеләнгән. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән, Чиләбе өлкәсендә ул Мәскәү вакытына караганда ике сәгатькә алдарак.
Очышлар 50 урынга исәпләнгән CRJ-200 самолетларында тормышка ашырылачак, дип хәбәр итә «ЮВТ Аэро» матбугат хезмәте.
Элегрәк Казаннан Элистага авиарейслар җибәрелүе билгеле булды.