Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.12.2021, 12:29

Казанда туризм тармагына караган объектлар арасында иң яхшы яңа ел бизәлешен сайлаячаклар

«Казан – Яңа елда» конкурсына гаризалар 15 -нче декабрьдә кабул ителә башлый.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Алинә Бережная). Кунакчыллык индустриясе вәкилләре арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча «Казан – Яңа елда» конкурсы старт ала. Гаризалар 15-нче декабрьдә кабул ителә башлый, җиңүчеләрне киләсе елның февралендә игълан итәчәкләр. Казан Мэры Илсур Метшин туризм тармагын конкурста катнашырга һәм бәйрәм атмосферасы тудыру эшенә кушылырга чакырды.

«Шәһәрнең яңа ел бизәлешендә эшмәкәрләр елдан-ел активрак катнаша. Алар да, без дә башкалабыз кунакларын көтәбез. Бизәлгән отельләр, кафе, кунакханәләр, һичшиксез, яңа ел атмосферасы, кәефе тудыра. Предприятиене бизәү – ул һәркемнең үз ихтыярындагы эш, әмма без бу конкурста катнашкан һәркемгә, халыкка, кунакларыбызга булган яратулары өчен рәхмәт белдерәбез», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

«Казан – Яңа елда» туризм индустриясе объектларын яңа елга бизәү конкурсы 2019 елдан бирле уздырыла, дип хәбәр итте шәһәр Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова. Аны үткәрүнең беренче елында 60 гариза килгән, ә былтыр аларның саны 111-гә җиткән.

Конкурска туризм белән бәйле барлык эшкуарлык вәкилләре дә кушыла ала – күмәк урнаштыру чаралары, җәмәгать туклануы йортлары, музейлар һәм күңел ачу комплекслары, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр, инициативалы төркемнәр. Объектларның яңа ел бизәлешендә Казанның фирма туристик айдентикасын куллану хуплана, дип билгеләп үтте Дарья Санникова.

  • Конкурс дүрт номинация буенча ике этапта уздырыла:
    • «Бинаның яңа ел рухында иң яхшы бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы»;

    • «Иң яхшы эчке яңа ел бизәлеше – эксперт жюри сайлавы».

    • «Иң яхшы эчке яңа ел бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы»;

    • «Бинаның яңа ел рухында иң яхшы бизәлеше – эксперт жюри сайлавы»;

Катнашуга гаризалар 15-нче декабрьдән 2022 елның 9-нчы гыйнварына кадәр кабул ителә. Катнашучыларга объектның исемен, аның адресын күрсәтергә, шулай ук яңа ел бизәлешенең фотосурәтләрен беркетергә кирәк. Мәгълүматны  tourism.kzn@tatar.ru электрон почта адресы буенча җибәрергә кирәк.

2022 елның 17-нче гыйнварыннан 7-нче февраленә кадәр Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының KZN.RU рәсми порталында халык тавыш бирүе узачак. Моннан тыш, эшләрне экспертлар да бәяләячәк. Жюри составына Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары – шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая, район администрацияләре башлыклары, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов, Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов керде.

Конкурс нәтиҗәләре 28-нче февральдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Бәйрәм бизәлешенең иң яхшы идеяләре Туризмны үстерү комитетының @gokazan Instagram дагы битендә #Discoverkazan, #НовогодняяКазань, #СhristmasKazan, #айдаКазань, #всевКазань, #вказаниесть, #WelcometoKazan, #KazanIsMuchMore хештеглары белән урнаштырылачак, дип хәбәр итте Дарья Санникова.

Җиңүчеләрне Казан Мэры дипломнары һәм конкурс иганәчеләреннән истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр, ә «Бинаның яңа ел рухында иң яхшы бизәлеше» һәм «Иң яхшы эчке яңа ел бизәлеше – эксперт жюри сайлавы» номинацияләрендә беренче урыннарны алган катнашучыларга 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр биреләчәк.

«Без предприятиеләрнең һәм туризмга караган объектларның бизәлешкә никадәр игътибар бирүләрен күрәбез, шуның аркасында яңа ел атмосферасы барлыкка килә. Туризм объектларыннан гаризалар көтәбез, халыкның тавыш бирү процессында катнашуларын сорыйбыз», – диде туризм үсеше комитеты директоры.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.12.2021
Видеорепортаж
13.12.2021 12:31
Бу атнада Казанда Туризм өлкәсе тармагына караган объектлар арасында иң яхшы яңа ел бизәлешенә конкурс старт ала
Барлык яңалыклар