Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2020, 10:18

«Казанда - Яңа ел» бәйрәм рухындагы иң яхшы бизәлеш конкурсында 50 туризм объекты катнаша

15-нче гыйнварда KZN.RU порталында халык тавыш бирүе башлана.


(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар, Ксения Швецова). «Казанда - Яңа ел» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнде. Оештыручылар Яңа ел бизәлеше булган объектларның 50 фотосурәтен алды, алар арасыннан иң матурын һәм иң ошаганын шәһәр халкына һәм кунакларына сайларга туры киләчәк. Туризм объектын Яңа ел рухында бизәү буенча иң яхшы идея авторы 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

«Казанда - Яңа ел» конкурсы 16-нчы декабрьдә башланды. Анда туризм өлкәсендә үз эшчәнлеген алып бара торган предприятиеләр, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты, алар керү төркемен, бинаны комплекслы рәвештә Яңа ел рухында бизәделәр.

Конкурста ике номинация каралган: «Биналарны Яңа елга иң яхшы бизәү – шәһәрлеләр сайлавы» һәм «Биналарны Яңа елга иң яхшы бизәү – эксперт жюрие сайлавы». Җиңүчеләрне KZN.RU порталында 15-нче гыйнвардан 2-нче февральгә кадәр барачак халык тавыш бирүе, шулай ук эксперт комиссиясе билгеләячәк, дип искә төшерде Д.Санникова һәм шәһәр халкын һәм кунакларын тавыш бирүдә катнашырга чакырды.

Исегезгә төшерәбез, финалистларны шәһәр Мэры дипломнары белән бүләкләячәкләр, ә, экспертлар фикеренчә, туризм объектын Яңа ел рухында бизәү буенча иң яхшы идея авторы 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. «Казанда - Яңа ел» конкурсын ел саен үткәрү планлаштырыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.01.2020
Видеорепортаж
13.01.2020 11:02
Барлык яңалыклар