Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2021, 15:33

Казан эшмәкәрләренә 2020 елга салым декларациясен ничек тутырырга икәнен аңлатачаклар

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе тыңлаучылар өчен мәгълүмати вебинар үткәрәчәк.


Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе шәхси эшмәкәрләр өчен мәгълүмати вебинар уздырачак.

Тыңлаучыларга 2020 елга физик затлар керемнәренә салым буенча декларацияне тутыру үзенчәлекләре турында (3-НДФЛ формасы) һәм мөлкәтне сатканда декларация бирү кирәклеге турында сөйлиячәкләр.

Спикер булып Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3-нче номерлы камераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Ирина Сергеева чыгыш ясаячак. Халык аңа онлайн сораулар бирә алачак.

Вебинар 8-нче апрельдә 10.00 сәгатьтә узачак. Тыңлаучыларга сылтама буенча теркәлергә һәм «Катнашачакмын» дигән төймәгә басарга кирәк. Вебинар бушлай, барлык теләүчеләр өчен үткәрелә, дип хәбәр итә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар