Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2020, 09:42

Зур Казан боҗрасының икенче этабында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды

Асфальт-бетон катламының өске катламы 2021 елның маенда салыначак.

Фото: mindortrans.tatarstan.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь). Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасының (ЗКБ) икенче этабының 522 м озынлыктагы участогында төзү-монтаж эшләре тәмамланган. Биредә асфальт-бетон өслекнең өске катлавы 2021 елның маенда түшәләчәк.

9 айда ЗКБ төзелешенең икенче этабында түбәндәге эш төрләре башкарылды. 221 мең куб метр грунт эшкәртелгән һәм чыгарылган. Күпер һәм терәк диварлар төзелешендә 20 м тирәнлектәге 305 субай борауланган һәм бетонланган, шул исәптән терәк баганаларда – 258 субай, терәк диварларда – 47 субай.

Төзелешнең барлык участокларында кабул ителгән һәм салынган бетонның гомуми күләме 15,6 мең куб метр тәшкил итте.

Күпер төзелеше буена һәм 320-нче номерлы балалар бакчасы янында тавыш саклау экраннары урнаштырылган.

Инженерлык коммуникацияләре, шул исәптән су белән тәэмин итү, канализация, газ, электр белән тәэмин итү, элемтә, троллейбус, су канализациясе челтәрләре яңартылган һәм төзелгән, тышкы яктырту чаралары урнаштырылган.

Автомобиль хәрәкәте өчен төзелгән трассаларның гомуми озынлыгы, съездларны исәпкә алып, 5,69 км тәшкил итте. Шулай ук гомуми мәйданы 16 мең 146 кв.м. булган тротуарлар да төзекләндерелгән.

3745 метр озынлыктагы трамвай юллары салынган.

Төзелеш барышында 3590 агач һәм 3990 куак утыртылган, 49,5 мең кв.м су сибүнең автомат системасы белән газон урнаштырылган.

Эшләрнең генераль подрядчысы – «Волгадорстрой» ҖЧҖ, генераль проектлаучы – «Татдорпроект» институты» АҖ. Объектның гомуми бәясе 2,603 млрд сум тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Борисково урамыннан Техника урамына кадәр 1,222 км озынлыктагы ЗКБның икенче этабын төзү март аенда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча башланган иде. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы монолит тимер-бетон күпер һәм трамвай юллары төзү кергән 700 м озынлыктагы беренче этап 2020 елның августында тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, 30-нчы августта Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының беренче чираты ачылды. 

Барлык яңалыклар