Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.09.2019, 15:43

Р.Шәфигуллин: «Территориягә керү мөмкинлеге булганда гына, комплекслы үсешкә ирешеп була»

Казанның урам-юл челтәренең озынлыгы 2040 елга 20%-ка – 2203 чакрымга кадәр артачак.


(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь, Алсу Сафина). Казанның урам-юл челтәренең озынлыгы 2040 елга 20%-ка – 2203 чакрымга кадәр артачак. Генплан проектында 356 км яңа магистраль, 57 чишелеш һәм 73 күпер булдыру каралган. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Транспорт чишелешләре калды, әмма төзәтмәләр кертелде

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин матбугат конференциясен ачканда билгеләп үткәнчә, сыйфатлы юл челтәре яңа территорияләрне үстерү һәм үстерү драйверларының берсе булып тора. «Юл барлыкка килә – шунда ук берничә сервис объектлары урнаша, территорияләр үсә, җәлеп итүчәнлек арта, - диде ул. - Территориянең полицентриклыгы һәм комплекслы үсешенә аңа керү мөмкинлеге булганда гына ирешеп була». Р.Шәфигуллин ассызыклаганча, Казанны зур юллар челтәре белән каплау бурычы куелмаган. «Без Генпланда шәһәрнең бер ноктасыннан икенчесенә уңайлы күчүнең дөрес системасын булдырдык. Шул ук вакытта җәмәгать транспортында йөрү һәм уңайлылыкка зур басым ясыйбыз», - дип билгеләп үтте ул.

Фаразлаулар буенча, 2040 елга Казан халкы 1 млн 430 мең кешегә җитәчәк. Әмма транспорт инфраструктурасының зарурлыгын исәпләгәндә, 1 млн 521 мең кеше саныннан чыгып эшләгәннәр. Проектлаштырганда шулай ук автомобильләштерү дәрәҗәсенең үсеше исәпкә алынды. Әйтик, бүгенге көндә 1 мең казанлыга 340 машина туры килсә, Генплан проектында 1 мең кешегә 413 машина күрсәтелгән. Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров гамәлдәге Генпланда 1 мең кешегә 250 машина күрсәткече каралуын һәм бу саннарга инде ирешелүен искәртеп үтте.

Тулаем алганда, транспорт үсеше концепциясендә төп транспорт чишелешләренең дәвамчанлыгы күзәтелә. «Күбесенә төзәтмәләр кертелде, аерым алганда, торак массивлар, магистраль урамнар аша гамәлдәге Генпланда уза торган юллар классы киметелде. Бу аркылы профильнең кимүенә китерде. Юлларны трассировкалауга төзәтмәләр кертелде», - дип сөйләде Т.Кадыйров, эшкәртүдә компьютер транспортын модельләштерүнең кулланылуын искәртте. Шул ук вакытта җәмәгать транспортын үстерүгә зур игътибар бирелде.

Дәрвишләр транзит транспортыннан азат ителәчәк

Генплан проектында 356 км яңа магистраль, 57 чишелеш һәм 73 күпер булдыру каралган. Аерым алганда, шәһәр әһәмиятендәге элемтә проектлана торган 15-нче номерлы йөрү юлын булдырачак. Бу юл «Вахитово» станциясеннән «Замбези елгасы» зоопаркы янындагы яңа автомобиль күпере аша узачак һәм аннан соң тимер юл буйлап М-7гә чыгачак. Ул күп кенә шәһәр урамнарыннан транзит трафигын төшерергә һәм Техника, Ершов, Дөнья урамнарында бөкеләр проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Журналистларның Дәрвишләр бистәсенә бәйле хәл турындагы сорауларына җавап биргәндә, Т.Кадыйров тимер юл буендагы шәһәр күләмендәге зур тизлекле магистральнең Мир урамындагы йөкләнешне киметәчәген аңлатты, хәзер бу урам бистәдә яшәүчеләр белән генә түгел, шул яктан шәһәргә кергән барлык кешеләр тарафыннан да кулланыла, диде. Генплан материалларында тиз йөрешле трасса узуның 2 варианты тәкъдим ителгән: тимер юлның уң ягыннан да, сул ягыннан да. Аның төгәл урнашуы линияле объектны планлаштыру проекты этабында билгеләнәчәк.

Шулай итеп, Мир урамы Дәрвишләр бистәсе һәм якын-тирә торак массивларда яшәүчеләр өчен калачак, ә транзит агымы проектлана торган 15-нче номерлы юлны кулланачак, дип ассызыклады Радик Шәфигуллин.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова, үз чиратында, Генераль план белән Мир урамын киңәйтү планлаштырылмый, дип ышандырды. Тынычлык урамын бушатачак башка юл тәкъдим ителгәнгә күрә, гамәлдәге коридор кала.

Шулай ук шәһәр халкы Казанга Горький шоссесы аша кергәндә дә кыенлыклар кичерә. Т.Кадыйров билгеләп үткәнчә, бу комплекслы проблема, аны тиз генә хәл итеп булмый. Җәмәгать транспортын үстерү һәм торак массивка трамвай җибәрү белән бергә, Горький шоссесының дублерын төзү дә шәһәргә керә торган трафикны күчерергә мөмкинлек бирер иде. Проектлана торган 21-нче номерлы юл – ул 14 км озынлыктагы гомумшәһәр урамы–М-7не Займище районында Несмелов урамы янында Зур Казан боҗрасы белән тоташтырачак.

Шәһәргә керү түләүле булырмы дигән сорауга, Транспорт комитеты рәисе әлеге мәсьәләнең шәһәр хакимияте тарафыннан моннан 5 ел элек, шәһәрдә хәрәкәтне чикләү һәм бөкеләр ситуациясен киметү буенча чараларның берсе буларак, җентекләп каралуын билгеләп үтте. Әмма Генплан проектында шәһәргә керүне түләүле итү каралмаган. «Артык автомобильләштерүне туктату һәм шәһәрдә уңайлы хәрәкәтне тәэмин итү өчен башка төр чаралар җыелмасы бар», - дип ачыклык кертте Транспорт комитеты рәисе А.Габделхаков.

Генплан юл хәрәкәтен оештыруны күздә тотмый

Муниципаль парковкалар шундый чараларның берсе булды. А.Габделхаков билгеләп үткәнчә, 2015 елда 2020 елга кадәр парковка киңлеге кече Казан боҗрасы чикләрендә оештырылачаклыгы планлаштырылган булган. «Темплар, кызганычка каршы, түбәнрәк, без 2020 елда кече Казан боҗрасы чикләрендә тулысынча парковка киңлеген гамәлгә кертә алмыйбыз», - диде А.Габделхаков. Трафикны тоткарлый торган һәм хәрәкәт тизлеген арттыра торган чара буларак муниципаль парковкалар үзләрен уңай яктан күрсәтте. Юл хәрәкәтенең автоматлаштырылган хәрәкәт системасы мәгълүматларына караганда, парковка киңлеген керткәндә, урамнарда хәрәкәт итү тизлеге 5-7%-ка арта. «Парковка киңлеген үстерү буенча планнар бар, әмма беренче этап – кече Казан боҗрасы», - дип ачыклык кертте Транспорт комитеты рәисе һәм Генпланның юл хәрәкәтен оештыруны, шул исәптән парковка киңлеген үстерүне күздә тотмавын да өстәде.

Генераль планда шәхси транспортны куллануны демотивацияләү бурычы юк

Генпланны нигезләү материалларында җәяүлеләр киңлекләрен һәм велосипед юллары челтәрен үстерүнең аерым схемасы бар. «Велосипед юллары үзләре Генпланда чагылыш таба алмый, әмма бу транспорт челтәре велоюлларсыз булачак дигән сүз түгел. Бу планлаштыру проекты дәрәҗәсе мәсьәләсе», - диде Тимур Кадыйров.

«Генераль планда шәхси транспортны куллануны демотивацияләү бурычы юк, альтернативаны – җәмәгать транспортын, велосипедларны куллануны мотивацияләү бурычы бар, – диде Казанның баш архитекторы урынбасары. - Максат - метро, трамвай һәм башка төр транспортның уңайлы үсешен максималь рәвештә булдыру. Велосипед юлларын мөмкин булган барлык урамнарда да гамәлгә кертергә мөмкин булачак».

Фоторепортаж
2040 елга Казанның урам-юл челтәренең озынлыгы 20%-ка, ягъни 2203 чакрымга кадәр артачак
Видеорепортаж
25.09.2019 13:03
Барлык яңалыклар