Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.12.2021, 09:25

Иске Татар бистәсендәге Чыршы шәһәрчегендә утлар 20 декабрьдә кабыначак

Яңа ел мәйданчыгы матур гадәт буенча Зәйни Солтан урамындагы скверда ачылачак

Иске Татар бистәсендә Чыршы шәһәрчеген ясый башладылар. Яңа ел мәйданчыгы матур гадәт буенча Зәйни Солтан урамындагы скверда ачылачак. Мәйдан үзәгенә унбиш метрлы чыршы куелачак. Шәһәрчек тирәли Түбән Кабан күле яр буе ягыннан гирляндалар һәм мәңге яшел агач ботаклары белән бизәлгән тоннельне дә күрергә мөмкин булачак. Аның озынлыгы егерме биш метр чамасы булыр дип көтелә. Каюм Насыйри урамы ягыннан керү юлына 20-22 саннары язылган фигура куелачак.

Фотога төшү өчен Иске Татар бистәсенә килүчеләргә яңа ел бәйрәмнәрендә кече архитектура формалары тәкъдим ителәчәк. Тарихи үзәккә килгән иң кечкенә кунаклар Әл-Мәрҗани мәчете янында агачтан ясалган тауларда шуа алачаклар.

Сквер ягыннан керү юлында - «Печь» ресторанының ачык территориясендә оештырылачак фуд-корт - бу ел өчен зур яңалык булып тора. Анда бәйрәм көннәрендә милли камыр ризыклары белән сыйланып, кайнар чәй эчәргә мөмкин булачак.

Иске Татар бистәсендә Чыршы шәһәрчеген ачу тантанасы 20 декабрьгә билгеләнгән. Бәйрәм чарасы кичке сәгать алтыда башлана.

Барлык яңалыклар