В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Префект эшләр бара торган йорт яны территорияләрендә күчмә киңәшмә үткәрде
«Иске шәһәр» территориясе префекты Казанның тарихи үзәгендә «Безнең ишегалды» программасы үтәлешен тикшерде. Евгений Варакин республика проектына кертелгән йорт яны территорияләрендә күчмә киңәшмә үткәрде.
Префект Порт һәм Мехчылар урамында урнашкан ишегалларындагы эшләр белән танышты. Бу тирәдә берьюлы берничә күпфатирлы йорт яны төзекләндерелә.
- Бу йортлар «сафка баскан» заманнардан бирле биредә бернинди төзекләндерү эшләре дә башкарылмаган. Менә хәзер шундый зур эш эшләнә. Моңа күңел сөенә. Җирле халык заманча җиһазландырылган, балалар өчен уен, ял итү мәйданчыклары, спорт белән шөгыльләнү өчен махсус урыннары булган ишегалларында ял итә алачак. Һәм болар барысы да шәһәр үзәге, елга белән янәшә, - дип билгеләп үтте Евгений Варакин.
Тулаем алганда, префект «Иске шәһәр» үзенчәлекле территориясендә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышына уңай бәя бирде. Хәл итәсе кимчелекләр кыска вакыт эчендә бетереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, бу елны префектура территориясендә республика программасы нигезендә түбәндәге 24 ишегалды төзекләндереләчәк: Порт урамы, 2, 9, 11, 15, 17; Мехчылар урамы, 1, 2а, 3, 4, 4а; Зайцев урамы, 14; Девятаев урамы, 7, 9; М.Гафури урамы, 8; Сул як Болак урамы, 16; Ш.Мәрҗани урамы, 52; З.Солтан урамы, 19; Ямская урамы, 11.