В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Иске шәһәр» үзенчәлекле территориясе префектының Яңа ел котлавы
«Хөрмәтле казанлылар, «Иске шәһәр» префектурасында яшәүчеләр!
Яңа ел – могҗизаларга, шатлыклы вакыйгаларга бай һәм иң якын кешеләр белән очрашулар көтүгә бәйле үзенчәлекле бәйрәм. Бу күңел җылысын биреп, якыннарың янәшәсендә кала торган мизгел, без нәкъ менә шушы вакытта нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз. Киләчәгебезнең нинди булачагы бары тик үзебездән, һәрберебезнең үз тормышын яхшырак итү омтылышыннан, безнең кабул ителәсе фикер һәм кылыначак эш-гамәлләребездән тора.
Кадерле дуслар!
Киләсе 2022 ел һәр йортка, һәр гаиләгә сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет һәм иминлек алып килсен, яңа казанышлар һәм яхшы үзгәрешләр чоры булсын. Мәшәкатьләр, борчу-хәсрәтләр үткәндә калсын!
Яңа ел төнендә уйланган барлык теләкләр чынга ашсын һәм яңа хыяллар белән янып яшәргә язсын!
Якынлашып килүче Яңа ел белән!»