Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2026, 10:03

«Муллык»: Казанда янәдән ай саен үткәрелә торган халык куллану товарлары ярминкәсе эшли башлый

Сәүдә фестивале мәйданчыгында азык-төлек, халык һөнәрчелеге товарлары, текстиль эшләнмәләр һәм башка төр продукция тәкъдим ителә

Денис Гордийко фотосы

Казанның Спорт сараенда 4–8 февраль көннәрендә халык куллану товарлары ярминкәсе – «Муллык/Изобилие» дип аталган милли сәүдә фестивале уза. Сәүдә фестивале мәйданчыгында азык-төлек, кием-салым һәм аяк киемнәрен, текстиль товарларны, ювелир, халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен, бизәнгечләр тәкъдим итә торган нокталар эшләячәк.

4 февральдән 7 февральгә кадәр шәһәр халкын һәм башкала кунакларын фестиваль мәйданчыгында 10:00–19:00 вакыт аралыгында көтәләр. Якшәмбе, 8 февраль көнне ярминкә сәгать 10:00 дән 15:00 гә кадәр эшләячәк.

Фестивальдә республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре катнаша ала. Моның өчен ярминкәнең рәсми сайтында стендны броньларга була.

Сәүдә фестивале Мәскәү урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан Спорт сарае фойесында оештырыла.

Әлеге фестиваль, үз чиратында, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, шулай ук халыкның сыйфатлы товарлардан файдалана алу мөмкинлеген арттыру максатыннан уздырыла.

Проект Татарстан Республикасы рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге һәм «Татарстан халыклары ассамблеясе» ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Барлык яңалыклар