В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә фестивале мәйданчыгында азык-төлек, текстиль товарлары, халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләре тәкъдим ителә
Хәзерге вакытта Казанның «Спорт сарае»нда «Муллык» халык куллану товарлары күргәзмә-ярминкәсе уза. Сәүдә фестивале мәйданчыгында азык-төлек, кием-салым һәм аяк киемнәрен, текстиль товарларны, халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләрен тәкъдим итә торган нокталар эшли.
Бүген, 25 октябрь көнне шәһәр халкын һәм башкала кунакларын фестиваль мәйданчыгында 10:00–20:00 вакыт аралыгында көтәләр. 26 октябрь көнне ярминкә сәгать 10:00 дән 15:00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Сәүдә фестивале Мәскәү урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан Спорт сарае фойесында оештырыла.
Әлеге фестиваль, үз чиратында, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, шулай ук халыкның сыйфатлы товарлардан файдалана алу мөмкинлеген арттыру максатыннан уздырыла.
Сәүдә фестивале Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге ярдәме белән уздырыла.