В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Телефон номеры: +7 843 223-23-70
Почта: darya.sannikova@tatar.ru
Адрес: 420011, Казан шәһәре, Кремль ур., 11 йорт
Кабул итү сәгатьләре: сишәмбе 14:00 дән 18:00гә кадәр
Тормыш юлы
1986 елның 21 июлендә Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә туа.
2008 елда «Туризмда менеджмент» белгечлеге буенча Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының гуманитар факультетын тәмамлый
2007 елда һөнәри коммуникацияләр өлкәсендә тәрҗемәче – инглиз теле белгечлеге буенча Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлый
2015 елда Казан шәһәренең Икътисад, идарә һәм хокук институтының магистратурасын тәмамлап, җәмәгать туклануында технолог белгечлеге ала.
Квалификация күтәрү курслары:
«Россия дәүләт туризм һәм сервис университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе – «Кунакханә комплексы белән идарә итүне оештыру», 2014 ел
Мәскәүнең «СКОЛКОВО» идарә мәктәбе дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесе һәм «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном учреждениесе – «Проектлар белән идарә итү», 2017 ел
«Россия кооперация университеты» Россия Федерациясе Үзәк берлегенең югары белем бирү автономияле коммерцияле булмаган мәгариф оешмасы – «Белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда Электрон мәгълүмат-белем бирү мохите ресурсларын куллану», 2020 ел
«Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе; «Казан (Идел буе) федераль университеты» дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе – «Идарә психологиясе: үзгәрешләргә әзерлек», 2020 ел
«Казан (Идел буе) федераль университеты» дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе, «Эмоциональ интеллект» белем бирү тренингы программасы буенча уку, 2021 ел
2008-2009 елда – «Fleur» рестораны менеджеры.
2009-2010 елда – «Fleur» рестораны директоры урынбасары.
2010-2014 елда – «Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе» башкарма директоры.
2012-2014 елда – «Кулинария һәм сервис халыкара мәктәбе» ҖЧҖ генераль директоры.
2014 елда Казан шәһәре Башкарма комитетында Казан шәһәренең туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты консультанты сыйфатында эшли башлый.
2014 елның ноябрендә яңа төзелгән «Казан шәһәренең туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты» муниципаль бюджет учреждениесе директоры урынбасары була.
2016 елның маеннан – «Казан шәһәренең туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты» муниципаль бюджет учреждениесе директоры вазифаларын башкаручы.
2016 елның 29 августыннан – 2017 ел – «Казан шәһәренең туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты» муниципаль бюджет учреждениесе директоры.
2018 елдан «Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесе директоры.
Бүләкләр:
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2014)
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2014)
«Казан шәһәренең 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» медале (2015 ел)
«Россиянең Гражданнар оборонасына 85 ел» медале (2017 ел)
Казанда 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте
«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале (2020 ел)
Инглиз телендә сөйләшә.