В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлыларга газ җиһазларын кулланганда исәпкә алынырга тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр
Казан шәһәре KZN фотосы
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, газ җиһазлары – плитә, су җылыту колонкасы, газ казаннары һәм мичләр – бинаны даими җилләтеп кулланылырга тиеш. Йорт хуҗасыннан җайланма эшләгәндә саф һава агымын тәэмин итү сорала.
«Төтен юлларына ясалган бернинди ремонт та газ җиһазларын саф һавадан башка имин эксплуатацияләүне тәэмин итмәячәк. Химия һәм физика законнарын беркем дә гамәлдән чыгара алмый», - дип ассызыклады Искәндәр Гыйниятуллин.
Шәһәрлеләргә Яңа ел каникуллары башланганчы вентиляция рәшәткәләрен көектән, майдан чистартырга, вентиляция каналларындагы һава хәрәкәтенә комачаулый торган тоткарлыкларны бетерергә киңәш ителә – рәшәткәләрне обойлар капларга тиеш түгел, аларны шкафлар белән ябарга, әйберләр белән тутырырга ярамый. Газ колонкаларын кабызыр алдыннан тарту көче булуына инанырга кирәк, дип билгеләде чыгыш ясаучы.
Газ колонкалары ванна бүлмәләрендә урнаштырылган йортларга аерым игътибар бирергә кирәк – бу аеруча куркыныч зона. Казанда мондый күпфатирлы йортлар саны 500 гә якын.
«Ванна бүлмәләрен газ җиһазлары эшләгәндә һичшиксез җилләтергә кирәк, бигрәк тә балаларны коендырганда», - дип ассызыклады чыгыш ясаучы.
Шулай ук идарәче оешмалар чорма һәм подвал бүлмәләренең торышын тикшерделәр, төзек булмаган йозакларны алыштырдылар һәм коммуналь инфраструктура объектларын саклауны көчәйттеләр. Әлеге чаралар торак фондның террорчылыктан саклану дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.