В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«ПЖКХ» идарәче компаниясе» төбәк операторы миллионнан артык халкы булган 16 шәһәрнең төбәк операторлары арасында эшләрне башкару сыйфаты буенча 3 урын яулаган
Денис Гордийко фотосы
2025 елда Казан халкының каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләләре буенча «ПЖКХ» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төбәк операторына шикаятьләр саны 70 процентка кимегән. «Ачык Казан» һәм «Инцидент-менеджмент» платформалары аша кабул ителгән шикаятьләр саны, 2024 елда 4,5 мең тирәсе булса, 2025 елда 1,4 меңгә кадәр кимегән. Мондый сизелерлек яхшыру Казанга миллионнан артык халкы булган 16 шәһәр арасында эшләрнең сыйфаты буенча өченче урынны алырга мөмкинлек биргән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә компаниянең генераль директоры Евгений Чекашов хәбәр итте.
«ПЖКХ» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башлыгы калдыклар белән эш итү системасының үтә күренмәлелеге комплекслы цифрлы контроль хисабына тәэмин ителүен билгеләп үтте.
2025 ел башыннан компания каты көнкүреш калдыкларын исәпкә алу буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасына (ФГИС УТКО) тоташкан һәм «Россия экология операторы» (РЭО) гавами-хокукый компаниясе белән эшли башлаган. Әлеге адымнар, Евгений Чекашов сүзләренчә, калдыклар белән эш итү процессын үтә күренмәлерәк итә.
Моннан тыш, 2019 елдан башлап төбәк операторы калдыкларны чыгару һәм барлык этапларда күләмнәрне күзәтү өчен «АИС-калдыклар» дип аталган автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллана. Әлеге системага барлык хакимият органнары да керә ала, бу реаль вакыт режимында контрольне тәэмин итә.
Халык белән аралашуны яхшырту мәсьәләсенә дә күп көч юнәлдерелгән. Telegram дагы чат-бот бер ел эчендә 75 мең кереп караучыларның үтенечен һәм 204 көндәлек мөрәҗәгатьне эшкәрткән. Калдыкларны чыгаруга кагылышлы гаризалар, эко-пунктлар турында мәгълүмат һәм килешүләр төзү иң еш бирелә торган сораулар рәтендә. Тавыш ярдәмчесе бер ел эчендә 237 мең шалтырату (көн саен 650 тирәсе) кабул иткән.
«Ачыклык булган җирдә уйдырмага һәм борчылырга җирлек юк», - дип ассызыклады төбәк операторы.
Фотофиксация һәм калдыкларны чыгару вакыты күрсәтелгән мәгълүматлар белән шәһәр халкы да таныша ала. ПЖКХ идарәче компаниясе сайтында теләгән һәр кеше үз мәйданчыгының адресын кертә һәм калдыкның соңгы тапкыр кайчан һәм ничек чыгарылуын карый ала. Бер ел эчендә порталдагы мәгълүматлар белән, 104 мөрәҗәгать калдырып, 200 мең кеше танышкан. Предприятие халыкның сорауларын һәм мөрәҗәгатьләрен шулай ук үз телеграм-каналында кабул итә.
«Безнең контроль системасында халык төп партнер булып тора – аларның үз вакытында мөрәҗәгать итүе һәм эш белән кызыксынып торулары хокук бозуларны тиз арада ачыкларга һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Без шәһәр халкына битараф булмаганнары һәм безнең белән элемтәдә булулары өчен рәхмәт белдерәбез», - дип сүзен йомгаклады Евгений Чекашов.