В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларны эшкәртү өчен бозлавыкка каршы 886 тонна материал кулланылган
Денис Гордийко фотосы
Узган тәүлектә Татарстан башкаласы урамнарыннан кар эретү пунктларына 10 мең тоннадан артык кар илтеп тапшырылган. Шәһәрнең урам-юл челтәрен җыештыруга 671 берәмлек махсус техника һәм 641 эшче җәлеп ителгән. Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен бозлавыкка каршы 886 тонна материал: 355 тонна реагент һәм 531 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Урам-юл челтәренең иминлеген тәэмин итү көндез дә дәвам итә. Бүген көндез юлларны 381 берәмлек техника һәм 589 эшче кардан чистарта, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кышкы чорда Казан урамнарыннан кар эретү станцияләренә барлыгы 430 тоннадан артык кар тапшырылган. Бозлавыкка каршы 33,3 мең тонна материал тотылган.
Шәһәр халкыннан транспорт чараларын парковкага кую мәсьәләсенә җаваплы карауларын сорыйлар – юл кырыенда калдырылган машиналар техниканың сыйфатлы эшенә комачаулый.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.